22 октябрь 2019 яңалыклары
-
Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды
Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды. Бу хакта журналистларга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
-
Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла
Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.
-
Апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак
Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган.
-
Лениногорскидан Тимербулат Шәңгәрәев - республиканың иң яхшы картингистлары арасында
17 октябрьдә республика ЮХИДИ идарәсендә республика Эчке эшләр министрлыгы кубогына картинг ярышлары үтте. Анда Лениногорск районы данын Тимербулат Шәңгәрәев яклады.
-
Гаилә архивы бәйгесендә 50 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин
4 ноябрьдә Татарстанда «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт ала. Конкурсны ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра.
-
Ноябрьдә карабодайга бәя артачак
Товар белән тәэмин итүчеләр Россия ретейлерларын карабодай ярмасына сатып алу бәяләрен арттыру кирәклеге турында белдерде.
-
Эшмәкәрләр кредит буенча процентларын каплау өчен субсидиягә дәгъва итә алачак
Бизнес вәкилләренә кредит буенча процентларны түләүгә субсидияләр тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Республикасында Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләде.
-
Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак
Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.
-
Азнакай муниципаль районының элеккеге хакимият башлыгы, безнең якташыбыз Әнәс Гатуф улы Исхаков вафат
Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины, элеккеге хакимият башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаковның вафат булуы турында хәбәр алдык, дип хәбәр итә Азнакай газетасы сайты (http://aznakaevo-rt.ru)
-
Лениногорск спорт мәктәбен тәмамлаган Валерия Плаксина йөгерү буенча "көмеш" призга ия булды
12-13 октябрьдә Оренбург шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россия Чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
-
Тәлинкә ыргытып күзсез калдыра язган
Бу хәл республиканың Нурлат районында булган. Илюткино авылында 50 яшьлек ирне хатыны белән талашканнан соң хастаханәгә салганнар.
-
Мәшгульлек үзәге курсларга чакыра
Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшкә урнаштыру һәм квалификацияне үстерү максатыннан, эшсез гражданнарны бушлай курсларда укырга чакыра:
-
Кайберәүләрне чүп-чар чыгарудан азат итәргә мөмкиннәр
Россиядә өч яшькә кадәрге балаларны калдыклар чыгарган өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.