Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды. Бу хакта журналистларга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
«Бу хәл расланды — укытучы, чыннан да, беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган. Ул бер балага карата булган. Әлеге гамәле өчен укытучы җәза алган: башта аңа кисәтү ясаганнар, аннары шелтә белдергәннәр. Шуннан соң укытучы үз теләге белән эштән китү турында гариза биргән, ул канәгатьләндерелергә мөмкин», - дип сөйләде балалар омбудсмены.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195741/
Нет комментариев