Кайберәүләрне чүп-чар чыгарудан азат итәргә мөмкиннәр
Россиядә өч яшькә кадәрге балаларны калдыклар чыгарган өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Әлеге инициатива «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителде. Оешма Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган хатында үз фикерен белдерде.
Әйтик, хәзерге вакытта чүп чыгаруга тариф илдә аена 100-150 сум билгесендә тора һәм яше нинди булуга карамастан торакта яшәүче барлык кешеләргә кагыла.
«Эшлекле Россия» вәкилләре чүп чыгарган өчен түләүне дифференциацияләнгән итәргә кирәк дип тапкан — ул яшькә бәйле булырга тиеш.
«Әйтик, түләү өч яшькә җитмәгән гражданнар өчен дә, ташламалары булган гаиләләрдәге (күп балалы, аз керемле) 3-11 яшьлек балалар өчен дә нульле булырга тиеш», — дип язалар басмада хат авторлары.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/21/195703/
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев