23 октябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорск көрәшчесе Россия беренчелегенә әзерләнә
Мордовиянең Саранск шәһәрендә узган Идел буе федераль округы беренчелегенә узган грек-рим көрәше ярышларында безнең спортчы призлы урын алды. Анда 2002-2004 елгы өч йөздән артык көрәшче егет үзара көч сынашты. Шәһәребезнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче Тимофей Седов (тренеры А. Сафиуллин, Р. Лущиков) үз үлчәү авырлыгында икенче урын алды. Хәзер ул...
-
Гидрометеорология үзәге быел кышын суыклар да, җылытулар да вәгъдә итә
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Тулаем алганда, Россиядә кышның норма тирәсендә яисә нормадан бераз югары булуы көтелә. Әмма нәтиҗә бер: ул бертөрле генә булмаячак", - дигән Вильфанд дүшәмбе көнне матбугат конференциясендә. Шулай...
-
Лениногорск мәктәпләрендә Парламент дәресләре үтә
Лениногорск мәктәпләрендә 23 - 28 октябрьдә Парламент дәресләре үтә. Ул «Татарстан Республикасы Конституциясе - егерме биш еллык тарих» темасына, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган. Парламент дәресләрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары И.А.Касымов, Р.И.Шәфигуллин, Шәһәр Советы депутатлары Р.Г.Хөсәенов, Р.Н.Хөснетдинов, А.Х.Хәсәнов, Р.Р.Әсадуллин, В.Ф.Кожевников, О.Л.Кабацкий, Р.А. Шәмсетдинов, Р.А.Нуртдинов, Р.Р.Гобәйдуллин катнашачак. Дәресләр "түгәрәк өстәл", "дебат"....
-
Кибеттә ватылган шешә өчен кем түли?
Кайчакта кибеттә срогы чыккан товар сатыла, ризык бозылган була. Гадәттә, сатып алучы зарлана да бу хакта оныта. Кайберәүләр үз хокукларын якларга иренә, ә күпләр белеп бетерми. Товар сатып алганда кулланучы хокуклары турында Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек. - Кайбер кибетләрдә...
-
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА МӘКТӘПТӘ УКЫГАНДА ӨЙ ЭШЛӘРЕН ҮЗЕ ЭШЛӘГӘНМЕ?
Илсөя Бәдретдинова инстаграм аккаунтына кыш фасылына багышланган шигырь урнаштырган. Бу шигырьне аңа мәктәптә укыган вакытта әтисе язып биргән булган. Ничәнче класста укыганны хәтерләмим... мәктәптән, кыш җитү турында шигырь язып килергә куштылар! Әти язып бирде: Зима пришул! Идет снег!!! Куры перестали землю клевать. Ну и погода......!!! "Чын мишәрчә!!!! Афәрин!! Көн кадагына...
-
Лениногорск районында мунча янган
22 октябрьдә Иске Писмән авылында мунча янган. Хәбәр МЧС хезмәте телефонына төнлә 2 сәгать 43 минутта керә. 03 сәгать 30 минутта янгын тулаем сүндерелә. Ут 40 квадрат метрга зыян салган, дип хәбәр ителә МСЧ сайтында. фото МСЧ сайтыннан алынды
-
Лениногорскида Алсу- Азат Фазлыевлар концерты була
25 октябрьдә Лениногорск Мәдәният сараенда Алсу-Азат Фазлыевлар концерты була. Башлана 19.00 сәгатьтә Билетлар- Мәдәният сарае кассасында реклама
-
Инвалид кешегә ОСАГО полисы алганда ташлама каралганмы?
Мин - инвалид. Машина алырга җыенам. Миңа ОСАГО полисын алырга кирәк булачакмы? Алган очракта, ташлама каралмаганмы? Марат Хәбриев, Азнакай. Россиядә машинасы булган һәр кеше автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерергә тиеш. Шул исәптән инвалидларга да ОСАГО полисын рәсмиләштерү мәҗбүри. Федераль закон нигезендә, инвалидларга бу очракта 50 процент ташлама каралган. Дөрес, бу компенсация иминият...
-
3 ноября пройдет Большой этнографический диктант
3 ноября пройдет Большой этнографический диктант на 1500 площадках в регионах России и странах СНГ, сообщается на сайте мероприятия. По данным организаторов акции, диктант пройдет в каждом из 85 регионов России и в странах СНГ: Азербайджане, Армении, Белоруссии, Казахстане, Кыргызстане, Молдове, Таджикистане, Туркменистане, Узбекистане, а также Абхазии и Южной Осетии....
-
Лениногорскилыларны алдагы ике көндә нинди һава торышы көтә
-
Эреләнеп куймагаек
Киләсе елда, Президент сайлаулары үтүгә, илнең яңа территориаль бүленешен тормышка ашыра башлаячаклар дигән хәбәрләр ишетелгәли. Бу 2007-2008 елларда башланып киткән регионнарны эреләндерү проектының дәвамы булачак, ул чакта аларның гомуми саны алтыга кыскарып, 83кә калган иде (2014елда, Севастополь белән Кырым кушылгач, 85 булды). Әлеге проектның тагын бер дулкыны Президент яңа срокка...
-
Россиядә минималь хезмәт стажын арттырырга телиләр
Пенсия яшен арттыруга караганда, хезмәт стажын арттыру кулайрак дип билгеләп үтелгән. Россиядә минималь хезмәт стажын арттырырга телиләр. Бу хакта "Ведомости" яза. Хезмәт стажын арттыру пенсия яшен арттыру урынына булырга мөмкин. Пенсия яшен арттыруга караганда, хезмәт стажын арттыру кулайрак дип билгеләп үтелгән. Чиновниклар сүзләренә караганда, хезмәт стажын арттыру югары пенсия алу...
-
Лениногорскилыларга 23-29 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы
КУЧКАР (21.03-20.04)лар партнерларыннан артык күп таләп итә. Кешедән көлү, авырткан җиренә басу һәм кимчелеген күрсәтү күңелегезне күтәрсә дә, алай кыланырга ярамаганын аңларга вакыт. Югыйсә киләчәктә тормыш үзегездән көләргә мөмкин. Сөйгәнегезне югалтасыгыз килмәсә, юл куя һәм тыңлый белергә кирәк. Ялларны якыннарыгыз белән үткәрегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бар кешегә дә серен һәм киләчәккә...
-
Хәерле иртә!
Уңышлы эш атналары сезгә! Юлларыгыз уң, күңелләрегез күтәренке булсын!