Лениногорск мәктәпләрендә Парламент дәресләре үтә
Лениногорск мәктәпләрендә 23 - 28 октябрьдә Парламент дәресләре үтә. Ул «Татарстан Республикасы Конституциясе - егерме биш еллык тарих» темасына, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган. Парламент дәресләрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары И.А.Касымов, Р.И.Шәфигуллин, Шәһәр Советы депутатлары Р.Г.Хөсәенов, Р.Н.Хөснетдинов, А.Х.Хәсәнов, Р.Р.Әсадуллин, В.Ф.Кожевников, О.Л.Кабацкий, Р.А. Шәмсетдинов, Р.А.Нуртдинов, Р.Р.Гобәйдуллин катнашачак. Дәресләр "түгәрәк өстәл", "дебат"....
Лениногорск мәктәпләрендә 23 - 28 октябрьдә Парламент дәресләре үтә. Ул «Татарстан Республикасы Конституциясе - егерме биш еллык тарих» темасына, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган.
Парламент дәресләрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары И.А.Касымов, Р.И.Шәфигуллин, Шәһәр Советы депутатлары Р.Г.Хөсәенов, Р.Н.Хөснетдинов, А.Х.Хәсәнов, Р.Р.Әсадуллин, В.Ф.Кожевников, О.Л.Кабацкий, Р.А. Шәмсетдинов, Р.А.Нуртдинов, Р.Р.Гобәйдуллин катнашачак. Дәресләр "түгәрәк өстәл", "дебат". Викторина формасында узачак. Әлеге очрашулар Мәдәният йортында лекция белән тәмамланачак. Аны республика Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров укыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев