Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 23-29 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)лар партнерларыннан артык күп таләп итә. Кешедән көлү, авырткан җиренә басу һәм кимчелеген күрсәтү күңелегезне күтәрсә дә, алай кыланырга ярамаганын аңларга вакыт. Югыйсә киләчәктә тормыш үзегездән көләргә мөмкин. Сөйгәнегезне югалтасыгыз килмәсә, юл куя һәм тыңлый белергә кирәк. Ялларны якыннарыгыз белән үткәрегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бар кешегә дә серен һәм киләчәккә...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар партнерларыннан артык күп таләп итә. Кешедән көлү, авырткан җиренә басу һәм кимчелеген күрсәтү күңелегезне күтәрсә дә, алай кыланырга ярамаганын аңларга вакыт. Югыйсә киләчәктә тормыш үзегездән көләргә мөмкин. Сөйгәнегезне югалтасыгыз килмәсә, юл куя һәм тыңлый белергә кирәк. Ялларны якыннарыгыз белән үткәрегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бар кешегә дә серен һәм киләчәккә планнарын чишмәскә киңәш итә йолдызлар. Сертотмас булуыгыздан зыян күрүегез ихтимал. Үз-үзегезне камилләштерү, аралашу даирәсен киңәйтү һәм карьера үсеше өчен яхшы вакыт. Җомга көнне кунаклар кабул итүдән тыелып торырга туры килер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең хисләре ташый. Шунлыктан юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала. Гел кемнәндер ярдәм көтмәгез, ә бераз булса да үзегез эшләргә өйрәнергә вакыт. Моның өчен бары максат куеп, шуңа ирешү юлларын табарга кирәк. Кайвакыт бер үк эшне берничә тапкыр эшләргә туры килүе мөмкин. Тик борчылмагыз, барысы да вакытлыча.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар атнаны эшлекле очрашу-киңәшмәләрдә уздырыр. Тырышкан табар диләр, җитәкчегез хезмәтегезне югары бәяләр. Хезмәт хакы артыр һәм күптән көткән премияне алырсыз. Эштән бушаган арада, вакытыгызны һәм игътибарыгызны сөйгәнегезгә багышлагыз. Нерв киеренкелегеннән котылу өчен тәҗрибәле психологка барыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бернинди кыенлыклар да, киртәләр дә, тормыш мәшәкатьләре куркытмый. Максатка ирешү юлында сезгә тиңнәр юк диярлек. Кул эше тоту, гаиләгез белән сәяхәткә яки кунакка бару өчен уңай вакыт. Иң мөһиме - бер урында тик утырмау. Ә менә бәхәсләрдән читтәрәк торыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга социаль челтәрдән аерылырга вакыт. Соңгы тапкыр кулыгызга кайчан китап алдыгыз? Репетитор ялларга туры килмәгәе. Яңа дуслар табу, аралашу даирәсен киңәйтү һәм кызыклы, файдалы мәгълүмат туплау комачау итмәс. Дөньяга карашыгыз үзгәрер, дин һәм фәлсәфә белән кызыксынырсыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә атна өем-өем бәхет-шатлык, күңелле мизгелләр алып килер. Эштә дә өйдә дә үзегезне кирәкле итеп тоярсыз. Якыннарыгызны ни белән булса да шатландырасыгыз килер. Ремонт ясау, тәртип урнаштыру өчен уңай вакыт. Ә менә бурычка акча биреп тору өчен бик үк яхшы вакыт түгел. Ялларны дусларыгыз белән күңел ачып үткәрегез.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның атнасы буш сүз сөйләп үтәр. Бәлки эш күрсәтә башларга вакыттыр. Вак-төяккә игътибар итмичә, эшне заманадан калышмаска тырышып башкарырга киңәш итә йолдызлар. Беренче адымны ясарга курыкмагыз. Ачык булсагыз, башкалар да сезгә ягымлы булыр.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга ял итәргә кирәк. Югыйсә хроник арыганлыктан интегергә туры килер һәм эштә дә хаталар китүе мөмкин. Онытмагыз: ялгышлар өчен җитәкче баштан сыйпамас. Гайбәт сату, фетнә, ызгыш-талашлардан читтә тору яхшырак булыр. Өегездә чисталык урнаштыру уй-фикерләрегезне дә тәртипкә китерергә ярдәм итәр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр яңа уй, идеяләр белән яна. Тимерне кызуында сугарга дигәнне истә тотып, хыялларны тормышка ашырырга вакыт. Чәч буяту, яңа прическа ясау, бизәнү, киенү рәвешен үзгәртү өчен менә дигән чор. Шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтелә. Сөйгәнегезнең романтик тәкъдим ясавы ихтимал.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар якыннарының мәхәббәтенә мохтаҗ. Алар сезне һәрвакыт кайгыртып, булышып, һәр эшегездә таяныч булып торыр. Эштә эшлекле киңәшмәләр үткәрү, мөһим карарлар кабул итү һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүдән тыелып торырга туры килер. Нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору һәм гаилә бюджетын барлар вакыт.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның һәрвакыт бар нәрсәдән дә хәбәрдар буласы килә. Яңа танышулар, дуслар табу, шәһәр буйлап экскурсиягә чыгу һәм файдалы мәгълүматлар туплау өчен яхшы вакыт. Дусларыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм кулы сузудан баш тартмагыз, үкенмәссез. Вирус эләктермәс өчен профилактик чаралар күрү комачау итмәс.

Магнитлы көннәр:

24,25, 26, 29 октябрь

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chxtn12.0.39&gp=800000&q=%D0%B7%D0%BE%D0%B4%D0%B8%D0%B0%D0%BA%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=188574922511257214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев