24 февраль 2018 яңалыклары
-
САРЫК БӘРӘНЕ (ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШҮ)
- Хәмидәме? - Хәмидә. - Исәнме? - Нихәл? - Карале, Хәмидә, сездә сарык бәрәне юкмы ул? - Нинди сарык бәрәне? - Нинди дип... Бәрән инде... Унике-унөч килолы. - Нәрсәгә ул? - Суярга кирәк иде... - Сарык ярамыймы? - Юк шул. Бәрәне кирәк. - Бәрәне юк. - Кемнәрдә бар икән, белмисеңме?...
-
Авыл мәктәпләренең иң башлылары шахмат турнирына җыелды (җиңүче исемлеге)
Шөгердәге өстәмә белем бирү үзәгендә авыл мәктәпләренең 1нче сыйныф укучылары арасында шахмат турниры узды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. Турнирда Шөгер, Тимәш, Зеленая Роща, Яңа сережкино, Иске Иштирәк, Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай, КУакбаш, Сарабиккол, Түбән Чыршылы, Кирлегәч мәктәпләренең 1 классларыннан 15 малай һәм 10 катнашты. "Пешечка" турнирының җиңүчесе булып Шөгер...
-
Лениногорскида ВИЧ инфекциялеләр кимеми
Татарстан Республикасында 19 февральгә булган мәгълүматка караганда, 22 мең 482 кеше ВИЧ инфекция белән теркәлгән. Лениногорск районында эпидемия башланганнан бирле 939 кеше теркәлгән, 290 кеше үлгән. Исәптә 416 кеше тора. Узган елда 48 кеше исәпкә куелган, шуның 31е ир-ат, 17се - хатын-кызлар. Аларның 12се наркотикны вена аша (внутривенно) кабул иткәндә...
-
5 МИНУТТА – ИРТӘНГЕ АШ! /РЕЦЕПТЛАР/
Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. "Тиеш нәрсә күп, - диярсең син, - вакыт кына җитеп бетми шул". Бүген без сиңа 5 минутта әзерләп була торган үзе тәмле, үзе файдалы, үзе тиз (!) әзерләнә торган иртәнге аш рецептлары тәкъдим итәрбез. 1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы Кирәк...
-
Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта. Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. "Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм...
-
Йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп, алты кеше һәлак булган
Узган төндә Кузбаста 52 кеше утырган автобус коточкыч һәлакәткә очраган. Кузбаста зур йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп, алты кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Юл һәлакәте Кемерово өлкәсенең Чебулинск районында, җирле вакыт белән төнге берләр тирәсендә булган. "Хайгер" пассажир автобусы Красноярскидан Шерегеш тау чаңгысы курортына юл тоткан....
-
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак....
-
Февраль-бакча эшләренең башлануын кисәтә
февраль - кышның соңгы ае. Кояш торган саен ешрак елмая, аның кызулыгы да сиздергәләп куя һәм бакчачы... инде төшләрендә язны, бакча эшләренең башлануын күрә башлады. Февраль аенда мөһим эшләр *бакча коралларына ревизия ясау; *орлыклар, ашламалар һәм кирәкле химикатлар запасын булдыру; *кышкы саклауга куелган георгин, гладиолус һ.б. культураларның саклануын тикшерү; *берьеллык...
-
Яшел Үзән егете Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Пхёнчханда Олимпиада уеннарында Россия чаңгычылары уңышка иреште. Татарстан чаңгычысы, Яшел Үзәе егете Андрей Ларьков, 50 км га классик стиль белән узышып, бронза медальле булды. Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды. Фин Ииво Нисканен Олимпия чемпионы булды. Бу хакта "Газета.Ру" хәбәр итә. Фин...
-
Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша
Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде. «Йолдызлар»ның яңалыгын беренче булып гаилә башлыгы Булат Бәйрәмов рәсми әйтте. Һәм, ниһаять, Ләйсән Гыймаева да «эченә сыймас шатлыгы» белән үзе уртаклашты. https://vk.com/bugulma_awazy
-
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
Әлеге фаҗига 22 февраль көнне була. Шәһәрнең Куйбышев һәм Ленин урамнары киселешендә укучы баланы бәрдерәләр. Нәтиҗәдә бала баш җәрәхәтләре ала. 47 яшьлек машина йөртүче юл кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән өчен җывапка тартылачак. материал һәм фото: Лениногорск ЮХИДИ бүлеге
-
Тәмле макарон рецепты
400 гр макарон, 300 гр ыслап әзерләнгән казылык, 2 татлы борыч, 2 помидор, 150 гр сыр, бер баш сарымсак, майонез, кетчуп. Казылыкны саламлап, татлы борычны шакмаклап, помидорны боҗралап турыйбыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз. Сарымсакны вак угычта уабыз, макаронны пешереп куябыз. Табага май сылап, һәр продуктны катламлап тезәбез. Иң башта табага...
-
Тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче булмыйлар
Сәхнәгә нинди генә киемнән чыксам да, мин барыбер шул ук калфаклы Гөлсирин инде. Халык мине шулай кабул итте, шулай хәтерендә калдырды. Калфаклы җырчы булу ул - җырга, көйгә, сүзгә, тормышта үз-үзеңне тотышыңа бермә-бер таләпчән булу дигән сүз. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә әнә шулай башланды. Әңгәмәгә сәбәп тә...