Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак....

Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.
Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак. Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез 12-17 градус салкын көтелә.
Аномаль салкыннар бу көннәрдә Россия башкаласында да күзәтелә.
чыганак: "Татар-информ"

Нет комментариев