- Хәмидәме?
- Хәмидә.
- Исәнме?
- Нихәл?
- Карале, Хәмидә, сездә сарык бәрәне юкмы ул?
- Нинди сарык бәрәне?
- Нинди дип... Бәрән инде... Унике-унөч килолы.
- Нәрсәгә ул?
- Суярга кирәк иде...
- Сарык ярамыймы?
- Юк шул. Бәрәне кирәк.
- Бәрәне юк.
- Кемнәрдә бар икән, белмисеңме?...
- Хәмидәме?
- Хәмидә.
- Исәнме?
- Нихәл?
- Карале, Хәмидә, сездә сарык бәрәне юкмы ул?
- Нинди сарык бәрәне?
- Нинди дип... Бәрән инде... Унике-унөч килолы.
- Нәрсәгә ул?
- Суярга кирәк иде...
- Сарык ярамыймы?
- Юк шул. Бәрәне кирәк.
- Бәрәне юк.
- Кемнәрдә бар икән, белмисеңме?
- Бер дә белмим шул. Кәҗәләргә шалтыратып карале. Алар күп асрый сарыкны.
- Шалтыраттым. Сатлык юк диләр.
- Айгырларда ничек икән?
- Аларныкын каладан кайтып алып өлгергәннәр.
- Кемнәрдә булыр икән тагын? Мәчеләрдән сорап карасаң инде.
- Юк, балалардан артмый диләр.
- Кара син ә... Сасы көзәннәрдә дә була торганые.
- Үзебез дә куяннардан сатып алдык диләр.
- Һе... Крисләрдә юк инде. Әбәҗияннарда да юк. Кемдә булыр икән? Әвчәркәләр дә быел калдырмадылар. Бүреләрдә булырга тиеш.
- Шалтыраттым. Көлә, бүредә сарык торамыни, ашап бетердек ди.
- Икесенә бер көтү сарык ашаганнармы?
- (Көлеп) Ашаганнардыр. Бүре сарык ярата бит.
- Һи-и, чынлап сөйләшә дип торам. Көлеп сөйләшә икән әле.
- Юк, Хәмидә, валлаһи, чынлап сөйләшәм. Чыннан да, бәрән кирәк. Шашлык ясамакчы идек. Бүре әйткәч, сезгә шалтыраткан идем. Сарыкларда була инде сарык бәрәне ди.
- Һи, заразы. Бүре башы белән кешедән көлеп ята. Син дә көлеп шалтыратасыңдыр әле. Сарык дисәләр дә аңгыра түгел ич без. Сау бул, Поши малае.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев