24 июнь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида иртәгә чыгарылыш кичәсе була
Ул, гадәттәгечә, Үзәк мәйданда узачак. Башлана сәгать 16.00да. Биредә уку алдынгыларын тәбрикләячәкләр, медальләр тапшырылачак. Матур күлмәкле, прическалы кызлар, ыспай киенгән егетләрне күрәсәгез килсә, килегез.
-
Иске Куак авыл җирлеге башлыгына хөкем карары чыгарылды
Иске Куакта күп балалы гаилә янып үлү уңаеннан кузгатылган җинаять эшенә судта нокта куелды. Лениногорск шәһәр прокуратурасы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул гамьсезлек аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерүдә гаепле, дип табылды. Исегездә булса,...
-
Баланы машинада берүзен калдырырга ярамаячак
Җәй - сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый... Әле 23 июнь көнне генә Татарстанда балаларны махсус утыргычка утыртмауның 96 (!) факты теркәлгән. Шул сәбәпле, аварияләрдә дә балалар җәрәхәт кенә алып калмый. Битарафлык...
-
Татарстан Президенты бүген Әлмәткә килгән
Бүген Әлмәттә халык судьялары өй туе уздырды, дип яза "Әлмәт таңнары". Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм бик күп кунаклар килде. Яңа урын Фәхретдин урамындагы 56 а адресы буенча...
-
Лениногорскида граффити белән шөгыльләнүчеләр өчен конкурс була
27 июнь - Яшьләр көне. Шул уңайдан Лениногорск яшьләр эшләре, спорт идарәсе "Оригинальное граффити" дигән конкурс үткәрә. Ул "Дружба" лагеренда 27 июньдә узачак. Катнашучыларны оештыручылар үзләре алып барырга ышандыра. Катнашу өчен 26 июньгә кадәр заявка язарга һәм шушы электрон адреска җибәрергә Fialka.Shabaeva@tatar.ru
-
Кичәге авариядә ике Иске Шөгер кешесе үлгән (фотолар)
Алдан хәбәр иткәнебезчә, кичә иртәнге якта Иске Куак - Куакбаш юлында - Түбән Чыршылы авылы янындарак ике автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Республиканың ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, фаразлардан ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче 1983 елгы ир-ат тизлек режимын сакламыйча каршы як полосага чыккан һәм "Тайота" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ВАЗның йөртүчесе...
-
Лениногорскидагы Картлар һәм инвалидлар йортына ярдәм күрсәтелде (фото)
Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырылучы "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында, шәһәребездәге Картлар һәм инвалидлар йортына телевизорлар бүләк ителде. "Безнең кадерле ветеран" региональ проекты Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек чорында әзерләнгән иде, ягъни 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аның барышында ветераннарның яшәү һәм дәвалану...
-
Лениногорскилыларга "НАЗЛЫЛЫК" САЛАТЫ
Әзерләүдә кирәк булыр: - 200 г тавык ите; - 100 г караҗимеш; - 3 данә йомырка; - 1 яшь кыяр; - 50 г әстерхан чикләвекләре; - майонез - тәменчә; - яшел тәмләткечләр. 1. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерергә, әзер булгач, суытырга куярга. 2. Кыярны кабыгыннан тазартырга. Итне озынча итеп, йомырка...
-
Автобуста ике яшьлек бала пешкән
Җәмәгать транспортының төзексезлеге аркасында 2 яшьлек бала 1 һәм 2 нче дәрәҗәдәге пешү ала. Казанда "НЕФАЗ" автобусның Техническая урамы буенча барганда суыту системасы шлангасы өзелә. Бала нәкъ аңа якын урында утырган була. Нәтиҗәдә аның тезе пешә. Хәзер бу уңайдан тикшерү бара.
-
Әкәмәт: ә балаларга ошый (ФОТОЛАР)
Соңгы вакытта гадәти толым үрүдән, чәчне резинка белән җыеп "койрык" ясап яки кистереп йөрүдән туйган балаларга thejizn.com сайты кызыклы идеяләр тәкъдим итә. Өлкәннәргә карап торышка ахмаклык кебек тоелса да, балаларга әлеге чәч бизәү рәвеше ошый икән. http://shahrikazan.com
-
Лениногорск бакчачыларына виктория (виктория) үрчетү серләре
Бакча җиләге - күпьеллык үсемлек. Бер урында 4-5 ел уңыш бирә ала. Әмма үсентеләр картаю белән, уңышның күләме, сыйфаты да кими. Шун-лыктан бакчада берьюлы бер, ике, өч, дүртьеллык җиләк түтәлләренең булуы отышлы. Карт түтәлне казып алып юк иткәндә дә уңышсыз калмыйсың. Көздән утыртылган түтәлдәге чәчәкләрне кызганмыйча өзеп атсак, киләсе елда...
-
Июльдән нәрсәләр үзгәрә?
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар артачак. Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү тармагына кагылачак. 1 июльдән уртак кухнялары булган, элек тулай торак булып...
-
Кызу көннәр чигенә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 24июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, 30 градуслы кызу көннәр республикадан чигенә. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез - явым-төшемсез. Татарстанда һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 27 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 25 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:54 сәг., авыз ачу вакыты 20:10 сәг..
-
Хәерле җомга иртәләре белән!