Лениногорскилыларга "НАЗЛЫЛЫК" САЛАТЫ
Әзерләүдә кирәк булыр: - 200 г тавык ите; - 100 г караҗимеш; - 3 данә йомырка; - 1 яшь кыяр; - 50 г әстерхан чикләвекләре; - майонез - тәменчә; - яшел тәмләткечләр. 1. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерергә, әзер булгач, суытырга куярга. 2. Кыярны кабыгыннан тазартырга. Итне озынча итеп, йомырка...
Әзерләүдә кирәк булыр:
- 200 г тавык ите;
- 100 г караҗимеш;
- 3 данә йомырка;
- 1 яшь кыяр;
- 50 г әстерхан чикләвекләре;
- майонез - тәменчә;
- яшел тәмләткечләр.
1. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерергә, әзер булгач, суытырга куярга.
2. Кыярны кабыгыннан тазартырга. Итне озынча итеп, йомырка белән кыярны - шакмаклап турарга.
3. Чикләверкләрне вакларга. Караҗимешне кайнар суда 15 минут тотырга.
4. Караҗимешнең суын бушатып, киптерергә, ваклап турарга.
5. Әзер ингредиентларны түбәндәге тәртип буенча салабыз:
1 катлам (аскы) - тавык ите + майонез;
2 катлам - караҗимеш әстерхан чикләвеге белән + майонез;
3 катлам - йомырка (майонез кирәкми!);
4 катлам - кыяр + майонез.
6. Салатны яшел тәмләткечләр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев