24 июль 2015 яңалыклары
-
Лениногорск сыерлары күпме сөт бирә?
24 июльдә Лениногорск районы хуҗалыклары 51,8 тонна сөт сауган. «Сатурн-Урал»да (Сарабиккол авылы) бер баш сыерга 18,3 литр сөт туры килә, бу - барлык хуҗалыклар арасындагы иң югары күрсәткеч. Лениногорск районы буенча бер сыердан уртача 13,5 литр сөт алына.
-
Лениногорск тикшерүчеләрен котлыйбыз
25 июль - Россия Федерациясе тикшерү органнары хезмәткәрләре көне. Лениногорск тикшерүчеләрен менә инде дистә елдан артык Ризидә Фарукшина җитәкли. Һәр тикшерүче билгеле бер өлкәне җитәкли. Мәсәлән, Андрей Леонов - начальник урынбасары. Гөлмирә Төхвәтуллина балигъ булмаганнар эше буенча, Евгений Осипов һәм Дмитрий Косаев икътисадый юнәлештәге эшләр буенча, Наталья Сергеева - наркотикларның...
-
Лениногорскидагы бер ишек алды (фотолар)
Бу матурлыкны без Тукай белән Гагарин урамы кисешкән почмактагы йорт ишек алдында күрдек.
-
Гүзәл Уразованың "Ромашкалар" җырына клип. Карагыз!
Танылган җырчы Гүзәл Уразованың "Ромашкалар" җырына төшерелгән клибы тамашачыларга тәкъдим ителде. Карыйбыз:
-
Нарасыен кышкы суыкта урамда калдырган ана кеше тоткарланды
Хатын-кыз букчасына салып, Казанның 7 нче клиник шәһәр хастаханәсе коймасына элеп калдырылган яңа туган кыз бала мәетен быел 21 февральдә табып алганнар иде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нарасыйның өшеп үлүе ачыкланды. Аның өстендә юка киемнәр генә булуы да әйтелде. Әлеге гадәттән тыш хәл уңаеннан, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2...
-
Әлмәт балаларында бет тапканнар
Бу атнада гына да Әлмәттә педикулезның ике очрагы ачыкланган. Пациентлар - еш кына балалар. Бу турыда Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры табиб-дерматовенерологы хәбәр итә. Җәй көне балалар лагерьларда күпләп ял итү белән бәйле рәвештә педикулез йоктыру ихтималы тагын да арта төшә икән. Күп кенә балалар бетләвен өлкәннәрдән яшерергә тырыша, ди. Шуңа...
-
Венера Баранковадан “Могҗиза” запеканкасы рецепты
Кирәк булачак: Төрле ярмалар - һәрберсе 100 г. 5 йомырка Урман гөмбәсе (кайсын телисез) - 100г. Алабута яфрагы (лебеда) - 100г. Җитен һәм көнҗет орлыгы - 100г. Әче аштәмләткеч мае (горчица) Әзерләү: Бөтен ярмаларны юарга һәм термоска төннәтергә куярга. Иртән суын түгеп, йомырка, гөмбә һәм алабута яфрагын кушып, яхшылап болгатырга....
-
Бүген Чемпионатның ачылу көне, карагыз, кызык булачак
Бүген Казанда Су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасы була. Ул сәгать 21.00дә башланачак. "Россия-1" каналыннан турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк. Анда шулай ук Президент Владимир Путин килүе дә көтелә. Оештыручылар ачылу тамашасын "грандиозный" булачак, дип вәгъдә итә. Карамый калмагыз.
-
Хәерле иртә, дуслар!!!
-
Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан
Быел Татарстан югары уку йортларында түләп уку бәясе 5-6 процентка арткан. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә республиканың әйдәп баручы вузлары җитәкчелеге - Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КИТТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты...
-
Татарстанның 29 районында - урак өсте
Татарстанның 29 районында ашлык суктыру эшләре бара. Бүгенгә республика буенча 21,4 мең гектар мәйданнан 49,5 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итә. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногрск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа...