Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәт балаларында бет тапканнар

Бу атнада гына да Әлмәттә педикулезның ике очрагы ачыкланган. Пациентлар - еш кына балалар. Бу турыда Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры табиб-дерматовенерологы хәбәр итә. Җәй көне балалар лагерьларда күпләп ял итү белән бәйле рәвештә педикулез йоктыру ихтималы тагын да арта төшә икән. Күп кенә балалар бетләвен өлкәннәрдән яшерергә тырыша, ди. Шуңа...

Бу атнада гына да Әлмәттә педикулезның ике очрагы ачыкланган. Пациентлар - еш кына балалар. Бу турыда Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры табиб-дерматовенерологы хәбәр итә.
Җәй көне балалар лагерьларда күпләп ял итү белән бәйле рәвештә педикулез йоктыру ихтималы тагын да арта төшә икән. Күп кенә балалар бетләвен өлкәннәрдән яшерергә тырыша, ди. Шуңа күрә диспансер табиблары тәрбиячеләр, укытучылар, әйдәманнар белән профилактик әңгәмәләр уздыра.
Республикада агымдагы елның биш аенда гына да шундый 828 очрак теркәлгән булган, ди "Әлмәт таңнары".
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вши

2
X