Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Нарасыен кышкы суыкта урамда калдырган ана кеше тоткарланды

Хатын-кыз букчасына салып, Казанның 7 нче клиник шәһәр хастаханәсе коймасына элеп калдырылган яңа туган кыз бала мәетен быел 21 февральдә табып алганнар иде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нарасыйның өшеп үлүе ачыкланды. Аның өстендә юка киемнәр генә булуы да әйтелде. Әлеге гадәттән тыш хәл уңаеннан, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2...

Хатын-кыз букчасына салып, Казанның 7 нче клиник шәһәр хастаханәсе коймасына элеп калдырылган яңа туган кыз бала мәетен быел 21 февральдә табып алганнар иде.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нарасыйның өшеп үлүе ачыкланды. Аның өстендә юка киемнәр генә булуы да әйтелде. Әлеге гадәттән тыш хәл уңаеннан, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "в" пункты буенча ( сабый баланы үтерү) җинаять эше кузгатылган иде.
Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 22 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Ул Үзбәкстан кешесе. Ул гаебен тулысынча таныган. Әйтүенчә, ул авырлы вакытта исәптә дә тормаган, баланы өй шартларында гына тапкан. Башта сабыен балалар йортына бирергә теләсә дә, куркып, урамда калдырган.
Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала

2
X