25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, һава торышы кинәт үзгәрә - әзер булыгыз
26 һәм 27 гыйнвар көннәрендә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Һава температурасы -30 градуска кадәр төшәчәк. Калын киенеп йөрергә һәм мәҗбүри булмаганда урамда йөрмәскә киңәш ителә. Урыны белән кар һәм җил көтелә. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскидан Каюновлар гаиләсен балалары туу белән Президент котлады (фото)
2017 елның 25нче гыйнварыннан башлап баланы теркәгәндә, Туу таныклыгы белән бергә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы да тапшырыла. Мондый котлауны бүген Вячеслав һәм Оксана Каюнов гаиләсе уллары Серафим тууы уңаеннан беренче тапкыр тапшырылды. Яңа туган балага якты, матур гомер юлы телибез. Тормышының һәр мизгеле бәхет һәм шатлыкта узсын! Лениногорск...
-
Шәһәрдә халык җыеннары дәвам итә (фотолар)
Чираттагысы кичә 1нче мәктәпнең актлар залында узды. Писмәндә яшәүчеләр белән очрашырга шәһәр мэры, коммуналь хезмәте вәкилләре килгән иде. Халык алдында 3нче ТОС рәисе евгений Краснов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Үз чиратында писмәнлеләр дә сораулар бирделәр. Халыкта ул очта даруханә юклыгы, тротуар булмавы, чүп җыю борчый икән. Барлык сораулар...
-
Машина йөртү хокукын кайтару өчен имтихан тапшырырга кирәк
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга ачыклык кертик. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү түбәндәге...
-
Лениногорск музыкантлары Бөтенроссия конкурсыннан дәрәҗәле исем белән кайтты (фотолар)
22 көнне Әлмәт музыка колледжында "Урсал тауда" исемле I Бөтенроссия конкурс -фестиваль узды. Лениногорск музыкантлары уңышлы чыгыш ясап, II һәм III дәрәҗә лауреатлары булды. II дәрәҗә лауреаты фортепиано ансамбле - Р. Әхмәтҗанов, Н. Захарова, Г. Кушилкова, III дәрәҗә лауреаты - Р. Әхмәтҗанов (саксафон), А. Хөснуллина (флейта) ия булдылар. Укытучылар оркестры...
-
Шөгерлеләр зарлана
Шөгер урамнарына тозлы су сибүне туктатырга вакыт. Урамнар тар, җәяүлеләр, балалар юл кырыйлап мәктәптән кайталар, КамАЗ машиналары тозлы суны балаларның өсләренә чәчерәтеп узалар.Көн саен балаларның киемнәрен юабыз. Бүген буран чыгарга торганда кем тозлы су сибә инде. Юлда тозлы кар боткасы, машина урысча әйткәндә "Неуправляемый" га әйләнә. Күрә торып, авария ситуациясе...
-
Лениногорск Мәдәният сарае "Гашыйк пар" бәйгесе игълан итә
Шәһәребезнең Мәдәният сарае лениногорскилыларны Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә катнашырга чакыра. "Гашыйк пар" бәйгесенә яраткан кешегез белән төшкән фотоларны ( 3 фотодан артык булырга тиеш түгел): leninogorsk.dk@mail.ru электрон адресына юллагыз. Фотога таләпләр: туй фотосы һәм студиядә ясалган фото булырга тиеш түгел. Фотолар 23 гыйнвардан 12 февральгә кадәр кабул ителә. Җиңүче парны...
-
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак
Бүген, 25 гыйнвар көнне, Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә дөрес һәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук: - Мастер-класс (яулык бәйләү буенча), - Бәйгеләр - "Апаңа яулык бүләк ит" акциясе үткәрелечәк. Барлык теләге булган хатын-кызларны бүген "Ихлас" мәчетендә кичке сәгать 18.00 дә көтеп калалар.
-
БДИ тапшыручылар игътибарына
11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны тапшырып бетерергә тиеш. Әлеге гаризада укучылар шулай ук үзләре сынау узачак фәннәрне дә тәгаенли. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә искәртеп уздылар. Бу датаны истә калдыру мөһим. Чөнки соңрак инде мәгълүмати базага үзгәрешләр кертеп булмаячак. Әйтик, инде...
-
Лениногорскида күп фатирлы йортлар тикшереләчәк
Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт торак күзәтчелеге, газ һәм башка хезмәтләр белән берлектә күп фатирлы йортларда профилактик рейдлар үткәрүне оештыра. Аның барышында йорттагы һәм фатирдагы газ җиһазларын эксплатацияләү, ремонтлау, техник хезмәт күрсәтүдәге төгәлсезлекләр турында кисәтү булачак. Куркынычсызлык турында аңлатылачак, газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлек таратылачак. Андрей Галилеев,...
-
Таһир Шәмсуаровтан шаян шигырь
Төркиягә сәяхәт Өч дус- сыер, эт һәм әтәч Үрнәк хезмәт иткәннәр. Туристик юллама белән Төркиягә киткәннәр. Санаулы көннәр тиз уза Монысы хак әлбәттә. Бер ай буе ахириләр Яшәгәннәр җәннәттә. Ресторанда типтергәннәр, Пляжда кызынганнар. Туган-тумача, дус-ишкә Күчтәнәчләр алганнар. Китәр көнне кан кардәшләр Озатырга килгәннәр. Теләсәгез бөтенләйгә Калаласыз дигәннәр. Сыер әйткән: "Мин...
-
Лениногорскида гараж басканнар
Шәһәр гараж кооперативларының берсендә җинаять кылынган - гараж ишеген ватып кереп, әйберләр алып чыкканнар. 16 меңлек зыян салынган. Каракларны эзлиләр, - дип яза "Лениногорские вести".
-
Кирлегәч мәктәбендә семинар узды
Узган атнаның шимбәсендә районның татар мәктәпләреннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарга җыелды. "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасын инновацион формалар кулланып ачарга тырыштык. Һәм бу әйбәт кенә килеп тә чыкты. Физкультура укытучысы Дания Котдусовна "Әтиләр белән көчле без!" - дип исемләнгән очрашу - әтиләр һәм 8-9 класста укучы...
-
Лениногорскилыларга 25 гыйнварга Йолдызнамә
Овен Ошибочные представления о партнере или неверная оценка ситуации может повлечь за собой финансовые потери. В личной жизни предвидятся неожиданные перемены. Возможно, произойдет какое-то крупное событие, участником которого непременно окажетесь вы. Звезды советуют вам не терять самообладания и смелости. Телец Благоприятный день для заключения брака, семейных отношений, любовных приключений. Жизненный...