26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, ялган алкоголь сату турында хәбәр итегез
Законсыз алкоголь җитештерү һәм сату очракларын ачыклау максатында лениногорскилылар "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен 3000, 2000, 1000 сум премияләр дә каралган. http://gosalcogol.tatar.ru/rus/narodniy-kontrol.htm шушы сылтама белән кереп, кайда суррогат алкоголь белән сату иткәннәре турында язып җибәрә аласыз.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: "Гыйнвар" салаты
1 банка яшел борчак, 400 г кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга була), 100 г ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак. Суганны, колбасаны вак шакмаклап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп...
-
Илсөя Бәдретдинова халыкка шакката: «Мине сыердай симез, маймылга охшаган, бер проблемасыз кеше диләр»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме - тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул. «Тозлы помидор суы...
-
Лениногорск укучылары ГТО нормативлары тапшыра (фотолар)
Шәһәребезнең 1нче спорт мәктәбе манежына килеп кергәндә, төрле яшьтәге егет-кызлар шау-гөр килешә: кем йөгерә, кем сикерә иде. Ул көнне укучылар ГТО нормативлары тапшырды. ГТО ( Готов к труде и Обороне) - исеме бераз катлаулырак булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. ГТО...
-
Кул эшләре – сәламәтлек өчен бик файдалы
Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре - сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән....
-
Татарстанда бала тудыру йортыннан сабыйны милли киемдә алып чыкканнар (фото)
Актаныш районының Адай авылында яшәүче тәүге тапкыр әни булган Гүзәл Дәүләтова сабые белән бала тудыру йортыннан чыгу өчен алдан бик яхшылап хәзерләнгән. Улын ул башкалар кебек гадәти юрганга биләмәгән, ә милли орнаментлар белән бизәлгән камзул һәм түбәтәйдән алып чыккан. Ә кечкенә "егет"кә Динислам дип бик матур исем кушканнар. Үзенчәлекле исемле...
-
Бүген Вәсилә Фәттахова вафатына 1 ел булды
"Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. http://matbugat.ru/
-
Иске Куакта янып үлгән балаларның әтиләре дә үлгән
Былтыр Яңа ел бәйрәмнәрендә Иске Куакта янгын чыгып, биш бала һәм әниләре янып үлгән иде. Менә тагын бер кайгылы хәбәр: бүген төнлә әтиләре Сергей Федотов та үлгән. Исегезгә төшерәбез: ул шактый вакыт Казан хастаханәсендә дәваланды, хәле авыр иде. Бераз уңайлангач, Лениногорскида апасында яшәгән. Бүген төнлә аның хәле авырая, "Ашыгыч ярдәм"...
-
Лениногорскиның 3 D кинозалында 26 гыйнвар -1 февральдә күрсәтеләчәк фильмнар һәм бәяләре
1.3D Балерина, 6+ -мультфильм 10:30 - зурлар.200 сум./балалар.120сум. 2.3D Три икса: Мировое господство, 16+ -боевик, триллер 12:10 - 250 сум. 21:00 - 300 сум. 3.3D Притяжение, 12+ -фантастика 14:10 - 250 сум. 18:30 - 300 сум. 23:00 - 200 сум. 4.2D Невеста, 16+ -ужасы, триллер 16:40 - 250 сум.
-
Лениногорскилылар, “Халык контроле” порталына хәбәр итә аласыз
Хезмәт өлкәсендәге закон бозуларны ачыклау максатында, гражданнарга бу турыда «Халык контроле» порталына хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды. Сез хезмәт хакын яшереп түләү, хезмәт килешүен төземәү һәм башкалар хакында хәбәр итә аласыз. «Халык контроле» порталына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru.
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә "Ачык ишекләр" көне узды (фотолар)
Студентлар көне уңаеннан , безнең бүлек хезмәткәрләре шәһәребезнең барлык студентларына ишекләрен ачты.Бүлек мөдире Елена Миннигаләмова ярдәмчеләре белән берлектә үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. - Бүгенге көндә ЗАГС бүлегенә килүчеләрнең gosuslugi.ru. порталы аша гариза бирү мөмкинлеге бар. Чөнки без йомыш белән килүчеләргә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүгә омтылабыз. Бүлек хезмәткәрләренең эшчәнлеге җитди караш,...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә салкын булачак
Гисметео фаразлавынча, алдагы өч көндә Лениногорскида салкын һава торышы саклана, кар явуы көтелә.
-
Лениногорскилыларга 26 гыйнварга йолдызлар фаразы
Овен Сегодня будут разворачиваться около вас бурные события. Постарайтесь не открывать на публику, ваши негативные эмоции. Сохраняйте спокойствие и внутреннее равновесие. Это сыграет большую роль на ваше будущее. Гороскоп Телец Посвятите сегодняшний день себе: делайте то что вам хочется, или то что вы долгое время не разрешали себе делать. Сходите...