Кул эшләре – сәламәтлек өчен бик файдалы
Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре - сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән....
Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре - сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән.
- Бәйләү - теш сызлавын бетерә. Ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына уңай йогынты ясый. Депрессиядән чыгарга ярдәм итә.
- Чигү - баш авыртудан, колаклар шаулавыннан дәва. Күзләрне, баш миен ял иттерә. Ябыктыра.
- Тегү - кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресстан булыша.
- Макраме - ашказаны авыртуын, буыннар сызлавын баса, гармональ тайпылышларны дәвалый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев