Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова халыкка шакката: «Мине сыердай симез, маймылга охшаган, бер проблемасыз кеше диләр»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме - тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул. «Тозлы помидор суы...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме - тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул.

«Тозлы помидор суы эчсәм - аның махмыр дип язасыз. Баллы әйбер ашасам бәбәй көтә дип әйтәсез. Елмаеп төшсәм - бер проблемасы юк дисез. Күнелсез төшсәм - туйдырдың инде, зарланма диясез. Бизәнсәм - маймыл кебек. Бизәнмәсәм - җенгә охшаган. Симерсәм - сыер хәтле, ябыксам -кипкән балыкка тиңлисез. Мин яратам сезне!» дип язган.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев