26 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“СИХЕР АК-КАРАГА БҮЛЕНМИ”
Чирләсә дә, әйбере югалса да, бүтән берәр проблема булса да, халык багучы, өшкерүчегә ашыга. Аларга ышанырга ярыймы? Бозым дигән нәрсә чынлап та бармы? Шул хакта "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән сөйләштек. - Нурулла хәзрәт, бозым, сихергә ышанырга кирәкме? - Бозым, багучылык - барысы да сихер эше дип...
-
Урдалылар әнә ничек талантлы (ФОТОЛАР)
Урдалы мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан "Рәхмәт, Әнкәй!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Балалар бу кичәгә алдан ук ныклап әзерләнделәр. Әниләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә әниләр белән бергә әтиләр дә чакырылды. Әти-әниләре карап утыргач, балалар тагы да матуррак чыгыш ясарга тырыштылар. Һәркем үзенең талантын күрсәтергә ашыкты. Кичәне 9...
-
Лениногорскиның заманча әбиләре селфи ясый
Гадәттәгечә кызым белән урамга чыктык. Мәдәният сарае тирәсендә күгәрченнәр куып уйныйбыз. Яңа гына күгәрченнәр ашатып торган бер олы яшьтәге апаның кәрәзле телефон тотып үзен үзе төшерүе кызык булып тоелды. Селфи яшьләр арасында киң таралган булса да, әби-чәбинең болай кыланганын беренче күрүем иде. Өстәвенә телефоны да андый-мондый гына түгел, русчалатып әйткәндә,...
-
Раил Садриев милләт турында Илфак Шиһапов сүзләрен кабатлап әйткән
Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Бу хакта «Татар-информ» яза. «Безнең татар кешесе үзе юньләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип...
-
Сарабикколлылар Россиякүләм конференциягә әзерләнә
Сарабикколда 8 декабрьдә туган төбәк тарихына багышланган Россиякүләм фәнни-практик конференция узачак, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Анда көньяк-көнчыгыш районнарыннан, Самара, Оренбург, Башкортстан республикаларыннан галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук чит ил кунаклары да катнашыр дип көтелә. Конференция Татарстан Фәннәр Акдемиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Сарабиккол мәктәбе, Лениногорск, Чирмешән тарихчылары, туган якны...
-
Картлык көненә кадәр сәламәт калу ысуллары аталган
Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости. Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында - туклануларына,...
-
Таһир Шәмсуаровтан Әниләр көненә менә дигән күчтәнәч
Әнкәй безне көтә торгандыр Суык төндә безне уйлый-уйлый Җылы өйдә өшеп торгандыр. Тәрәз пәрдәләрен ачып куеп Кайталар дип көтә торгандыр! Тал бишектә яткан чакны эзләп Үткәннәрне искә аладыр. Изге затлар, соңгы сулышкача Уйларында бары баладыр! Кешелеккә дигән киемнәрен Көзгеләргә бакмый кигәндер. Ак яулыклы, ак күңелле әни Җир йөзендә бары бердәнбер....
-
Чувашиядәге юл һәлакәтендә Татарстаннан да һәлак булучылар бар
Чувашия Республикасы Козловский районында М-7 трассасының 708 километрында «Опель» микроавтобусы һәм «МАЗ» бәрелешә. Фаҗига 25 ноябрьдә 17.25 сәгатьтә булган. Бу хакта Чувашия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше һәлак була, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләр - микроавтобус пассажирлары. Зыян күрүчеләр арасында балалар...
-
Кирлегәчтән Минзилә Вәлирахмановадан бәйрәмгә тәмле коймак рецепты
Кирәк була: Ярты литр жылымса су, ярты литр сөт, 2 йомырка, 2 аш аш кашыгы манный ярмасы, бер чәй кашыгы коры чүпрә, 2 аш кашыгы сыек май, тәменчә шикәр белән тоз,он кушып, барсын бергә әйбәтләп яңа аерткан каймак кебек туглап, камыр куясың. Бер сәгать кабаргач, кызган табада пешерәсең. Каз мае...
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча республика турниры узачак
Киләсе атнада, ягъни 3 декабрьдә "Яшьлек" спорткомплексында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узачак. Ул Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышлана. Ярышлар сәгать 10.00 да башлана. Бергәләшеп җан атарга барыйк.
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлый
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, Хатын-кызлар! Сезне Әниләр көне уңаеннан кайнар котлыйм. Бу көн мәхәбббәт, игелеклелекне чагылдыручы хатын-кызга хөрмәт күрсәтергә тагын бер мөмкинлек булып тора. Ана мәхәббәте безне бишектән алып, гомер буе саклап килә, җылытып тора, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Бу көнне күп бала үстерүче, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, аналарга олы...
-
Әниләрне бәйрәм белән!
Бүген - Әниләр көне! Дөньяда Әнидән дә кадерле кеше юк. Әниләрне кадерлик, саклыйк, хәлләрен белешеп торыйк. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, шатлыклар юлдаш булсын!