Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Картлык көненә кадәр сәламәт калу ысуллары аталган

Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости. Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында - туклануларына,...

Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый.

Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости.

Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында - туклануларына, ә картлыкта физик сәламәтлекләренә игътибар иткән. Гомер буе алар заманча диета тоткан һәм сәламәтлекләрен саклап безнең көнгә кадәр яшәгән.

Тикшерүнең әйдәп баручы авторы Сиан Робинсон белдерүенчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Биредә сүз эшкәртелмәгән продуктлар, рационда күп күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр булуы турында бара.

http://tatar-inform.tatar/

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев