Чувашиядәге юл һәлакәтендә Татарстаннан да һәлак булучылар бар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Чувашиядәге юл һәлакәтендә Татарстаннан да һәлак булучылар бар

Чувашия Республикасы Козловский районында М-7 трассасының 708 километрында «Опель» микроавтобусы һәм «МАЗ» бәрелешә. Фаҗига 25 ноябрьдә 17.25 сәгатьтә булган. Бу хакта Чувашия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше һәлак була, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләр - микроавтобус пассажирлары. Зыян күрүчеләр арасында балалар...

Чувашия Республикасы Козловский районында М-7 трассасының 708 километрында «Опель» микроавтобусы һәм «МАЗ» бәрелешә. Фаҗига 25 ноябрьдә 17.25 сәгатьтә булган.
Бу хакта Чувашия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше һәлак була, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләр - микроавтобус пассажирлары.
Зыян күрүчеләр арасында балалар юклыгы ачыкланган.
Һәлак булучыларның өчесе һәм бер зыян күрүче - Татарстаннан.

Чыганак һәм фото: shahrichalli.ru


Нет комментариев