27 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар борчыган сорауга җавап алды
Узган атнада лениногорскилылар нотариус, адвокат, прокуратура хезмәткәрләреннән бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды. Бу хезмәт "Бердәм бушлай юридик консультация" кысаларында оештырылды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә сәгать 8.00дән кичке дүрткә кадәр суд приставлары, нотариус, адвокатлар билгеләнгән вакыт белән халыкны кабул итте. Мин барганда халык адвокатка керергә тора иде. Мондый...
-
Күрше шәһәрдә мәчеттән акча урлаганнар
Узган шимбә көнне мәчетнең тәрәзәсен ватып кереп акча урлаганнар. Сәдака салу өчен билгеләнгән тартмадан 2 мең сумга якын акча юкка чыга. Бу хәл Бөгелмә районы Подлесный бистәсендә була. Урлау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, карак кулга алынган. Ул 45 яшьлек бомж булып чыккан. Тикшерү дәвам итә. http://www.bugulma-tat.ru/
-
Лениногорскига Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде (фотолар)
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды. Вәгазьнең темасы милләтләр һәм башка конфессияләр арасында татулык иде. Очрашудан соң казый Лениногорскида төзелеп килүче яңа мәчетне карады. Кунаклар арасында Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин да бар иде.
-
Лениногорскилы Лидия Ивановна Лысовага 90 яшь тулды
Шушы көннәрдә сугыш ветераны, Тыл хезмәтчәне Лидия Ивановна Лысова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән юбиляр Әлмәт районыннан. Безнең шәһәргә 1954 елны килеп урнаша. Гомерен балалар укытуга багышлый. 4нче, 5нче мәктәпләрдә укыта, пенсия алдыннан Балалар йортында эшли. Укучылары Лидия әбине онытмыйлар, әле дә килеп, хәл белеп торалар. - Озын...
-
Нәүрүз-2017, Лениногорск
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр
Гөлләрегез мул итеп чәчәктә утырсын дисәгез, түбәндәге киңәшебезне истә тотыгыз. Бер литр җылы суга 10 гр чүпрә һәм бер аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз. Ике сәгать төнәткәч, әлеге эремәгә су кушабыз (1:5). Шуны көзен һәм кышын айга бер мәртәбә, яз һәм җәйдә ун көнгә бер тапкыр сибәбез. Чүпрәдәге фитогормоннар,...
-
Яңа гына машина йөртә башлаучыларга чикләүләр кертелә
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр турындагы карарны имзалаган. Бу турыда дүшәмбе көнне Россия хөкүмәте сайтында басылган мәгълүматка сылтама ясап, INTERFAX.RU агентлыгы хәбәр итә. Карар ике елга кадәр стажы булган машина йөртүчеләргә чикләүләр кертә. Алар транспорт чараларын буксировкалау, мототранспортта пассажирлар йөртү, зур күләмле, авыр һәм куркыныч йөк төялгән...
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда арт-маневр үткәрделәр (фотолар)
23 мартта шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда Балалар йорты яшүсмерләре өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган "Без сайлаган юллар" исемле арт-маневр узды. Яшүсмерләргә сәнгать һәм "караңгы бүлмә" контрастында үзләре сайлап алачак яшәү рәвешенең аермасын күрсәтергә тырыштылар.
-
Быелгы Сабантуй бәйрәме гадәттәгечә узмаячак
Ураза аеның инде май азагында ук башлануын исәптә тотып, быелгы төп бәйрәм беразга күчерелә. 1,2 июль көннәрендә район һәм авылларда узачак, ә Казан Сабантуе 15 июльдә булачак. Чыганак:«Татар-информ»
-
Лениногорскида торак-коммуналь хезмәте өчен бурычлар җыю буенча киңәшмә узды
Узган атнада шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында киңәшмә узды. Анда сүз халыкның торак-коммуналь хезмәте өчен бурычларын киметү турында барды. Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Табаков, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зөлфия Михайлова, ОАО "ЦИР ЖКХ и С" директоры Фәрид Фәрхетдинов,...
-
Лениногорскиның хәрби комиссариатында түгәрәк өстәл үтте
24 март көнне Лениногорск хәрби комиссариатында хәрби хисап һәм гражданнарны барлау темасы буенча түгәрәк өстәл үтте. Сөйләшүдә комиссариат җитәкчесе Рөстәм Мисбахов белән ЗАГС бүлеге, Миграцон служба, пожар бүлеге вәкилләре катнашты. Запаста торучы гражданнарны броньга алуның төп максаты булып мобилизация һәм сугыш вакытында барлык җитәкчеләрне, белгечләрне, югары квалификацияле эшчеләрне һәм запаста...
-
Лениногорскилыларга 27 март – 2 апрель көннәренә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада җитештерү планын йөз илле процентка башкарыр. Карьера бачкычы буйлап күтәреләсе килү уе шулкадәр көчле булыр: эштән башка тирә-юньдә нәрсә барганын күрмәссез дә. Атна ахырына таба бик нык арыганлык тоярсыз, шуңа да ял көннәрен ничек уздыру планын төзи башларсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атна яңалык та, көтелмәгән вакыйгалар...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!