27 июль 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 1000 гектарга якын мәйданда урманны торгыздылар
27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 850 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган.
-
Мәктәпләрдә каникуллардан соң укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр
Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
-
"Үз йортым, телим икән, территориясенә төзелеш материаллары өеп куям"
Шулай бер елны авылдагы бер апа ачынып сөйләгән иде: “Мунчага утын кайтарттым, әлбәттә, аны сатып алдым. Машина капка төбенә бушатты да китте. Койма кырыена гына өеп куйдым, аннары эчке якка кертермен дип. Тик контрольлек итүче органнар килеп, штраф салып киттеләр. Йорт янында өяргә ярамый икән. Шулай итеп, утын миңа бик кыйммәткә төште”.
-
Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята
Татарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята.
-
27 июль көненә Лениногорскида коронавирусның 29 очрагы теркәлгән
27 июльгә Татарстанда 5469 COVID-19 очрагы теркәлгән.
-
Бу атнада өч көн ял итәчәкбез
31 июль, 1-2 август – ял көннәре булып тора.
-
Кирлегәчтән Минзилә Вәлирахманова күп итеп дару үләннәре җыеп куйган
Табигать безгә шулхәтле күп нигъмәтен бушлай бирә, рәхәтләнеп файдаланырга гына кирәк дигән фикердә тора табигать кочагында төрле үләннәр җыючылар. Шундыйларның берсе – Кирлегәчтән Минзилә Вәлирахманова.
-
Лениногорск үзәк район хастаханәсе яңа "ашыгыч ярдәм" машинасына ия булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды. Лениногорск хастаханәсе дә алды.
-
40 яшьтән узган хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен бер ял көне бирәчәкләр
Федерация Советы диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең эштән бер көн азат ителү хокукын күздә тоткан законны хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Борыч нәрсә ярата, ә нәрсәне юк?
Шундый көйсез усемлек ул борыч!