Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята

Татарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Тулаем алганда, стационарда пневмония белән 502 кеше ята, һәм төп диагноз вируслы үпкә ялкынсынуы», — дип сөйләде министр урынбасары.

Шулай ук Альмир Абашев республикада 42 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылганы турында сөйләде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/27-07-2020/tatarstanda-yarty-me-keshe-pk-yalkynsynuy-bel-n-hastahan-d-yata-5759462


Нет комментариев