28 март 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алдылар (ФОТОЛАР)
Үзәк мәйданга сәгать кичке алтыга халык агылды да агылды бүген. Балалар, яшьләр, олылар чәчәкләр, шәмнәр алып килә. Фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя. Шәһәрдәшебез 65 яшьлек Галия Сираева 3 һәм 5 яшьлек ике оныкларын коляскага утыртып килгән. -Шулхәтле зур кайгы, вафат булучыларның якыннарына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен....
-
Самолетта телефон кулланган өчен штраф күләме 10 тапкырга артачак
Россия хакимияте Дәүләт Думасына һава транспортында тәртип бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны катгыйландыру турында канун проекты тапшырды. Самолет бортында фотога, видеога төшерү яки телефон куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен 10 тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Моңа кадәр ул 100 сум булган булса, хәзер 1000 сумга кадәр күтәреләчәк. Шулай ук пассажирның...
-
Нурлат районы башлыгы урынбасары күңел ачу заллары беренче катта урнашырга тиеш дип саный
Бу очракта эвакуацияләү дә, халыкны җыю да җайлырак булыр иде, ди Флера Ногманова. Нурлат районы хакимияте башлыгы урынбасары Флера Ногманова зур биналарда күңел ачу һәм конференция заллары беренче катта урнашырга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә бүген Ленин бакчасында вакытлыча барлыкка килгән мемориалга чәчәкләр салырга килгәч әйтте. "Бу...
-
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: "ГОМЕРЕМДӘ КУРКУНЫ БЕЛМӘДЕМ"
Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында үтә кызык фактлар. 1. Баллы ризыкларны җене сөйми. «Организмым баллыны кабул итмәгәнгәдер, бәлки. Баллы әйберне ашыйсым да килми. Гомерем дә бер тапкыр чәйгә яки кофега шикәр салып эчкәнем юк. Тортлар, туңдырмалар яратмыйм», - ди җырчы үзе. Менә, ком сәгате кебек, иң оста сынчы ясагандай камил буй-сынының...
-
Лениногорск бакчачыларына суган орлыгы серләре
Суган эре үссен өчен, орлыгын дөрес сайларга кирәк. Күпләр орлыкны февральдә үк сатып ала. Әмма суган орлыгы температура үзгәрешләренә бик сизгер. Ул селкетү, урынын алыштыруны өнәми. Ахыр чиктә, үсә башлый, иртә алган орлыкны майга кадәр саклап булмаска да мөмкин. Суган орлыгы төрле зурлыкта була. 8-11 мм диаметрлысы иң вагы, ул...
-
Нефть бетә?
Русиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин. Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Русия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак. Ни кызганыч, Русия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. "Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть...
-
Бер атаклы җырчы Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә 15 млн биргән
Россия җырчысы Эмин Агаларов һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән. Ул "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән. "Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымның шәхси гонорарын Мөслим Магомаев фондына...
-
Татарстанда янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган
М7 юлының 890нчы километрындагы автотукталышта берьюлы өч зур йөк машинасы янган. Яшел Үзән районында янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә М7 юлының 890нчы километрындагы автотукталышта Рязань, Вологодск өлкәләре һәм...
-
Роспотребнадзор 29 төбәктә грипп белән авыручылар санын артуын теркәгән
Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте 19 марттан 25 мартка кадәр ОРВИ һәм грипп авырулары артуын 29 төбәктә билгеләгән. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән җиткерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сезонлы грипп һәр елны 3 млннан 5 млнга кадәр авыру очракларын китереп чыгара һәм 250-500 меңләп кеше үлеменә китерә....
-
Тимәштә йорт янган
Кичә, 27 мартта, кичке сәгать 8 тулганда "112" хезмәте телефонына янгын чыгу турында хәбәр керә. Тимәш авылында Молодежная урамындага бер йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр янгынны 21 сәгать 24 минутта тулаем сундереп бетерәләр. Ут 100 кв.метрга зыян салган, дип хәбәр ителә МЧС сайтында. фото: http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/6672615/
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә нинди һава торышы булачак
чыганак:Гисметео фото: http://len-journal.ru
-
Лениногорск көрәшчеләре сынатмады
24 мартта Чаллыда грек-рим көрәше буенча турнир узды. Ярышларда 160 яшь көрәшче катнашты. Алар Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Тукай р-ны, Зәй, Можга, Воткинск, Чистай, Октябрьский һәм Лениногорскидан килгән иде. Үз авырлык категорияләрендә Лениногорск егетләре Сергей Чатуров - беренче, Кирилл Маркин икенче урын яулады. Котлыйбыз! Уел Бадыкшанов, тренер фото:...
-
Бала тугызынчы каттан егылып һаләк булган
Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында 9 каттан тәрәзәдән егылып 6 яшьлек сабый үлгән. Баланың әнисе Түбән Кама шәһәрендә эшли. Ул хезмәт урынына киткәндә баланы дус кызына карарга калдырган. Көндез кызый авыру сабыйны ялгызын калдырып кибеткә киткән. Бала ул юкта тәрәзәне ачып тәрәз төбенә менгән һәм черкиләр кермәсен өчен куелган...
-
Лениногорскида Кемерово фаҗигасе уңаеннан хәтер акциясе уза
Бүген, 28 мартта, 18.00 сәгатьтә Кемерово фаҗигасе уңаеннан, шәһәрнең Үзәк мәйданында Хәтер акциясе узачак. Анда сезне дә катнашырга чакырабыз. Урыны- Үзәк мәйдан, 18.00дә башлана. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе
-
Бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә
Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителү сәбәпле, бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык концертлар, спектакльләр һәм башка күңел ачу чаралары кичектерелә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә һәм театр-тамаша учреждениеләренә тиешле күрсәтмәләр җибәрелде....