28 июнь 2016 яңалыклары
-
Дүрт үсмер 16 яшьлек кызны мәсхәрәләгән
16 яшьлек кыз психоневрология диспансерында исәптә торган. Үсмерләр аның акыл ягыннан арта калуыннан файдаланган. Зыян күрүчедән гариза өч көн узгач кына кергән. Казанның Айдаров урамындагы йорт подъездына булган бу хәл. Үсмерләр тоткарланган. Алар Казан һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләренең 7-10 сыйныф укучылары булып чыккан, дип хәбәр итә Life.ru. Бер үсмер балалар...
-
Авыл хуҗалыгы исәбен алуга ничек әзерләнәсе?
Билгеле булганча, 2016 елның 1 июлендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланачак. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә исәпкә алучылар йорттан-йортка йөреп сораштыру уздырачак һәм тиешле бланклар тутырачак. Бланкларны бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырырга туры киләчәк. Исәпкә алу барышында бланклардагы авыр...
-
Лениногорскида яшьләр көне уңаеннан бәйрәм үткәрелә (программа)
Шәһәребездә Яшьләр көнен 2 июльдә Үзәк мәйданда билгеләп үтәчәкбез, ул 14.00 сәгатьтә башлана. Программада: 14.00 - район башлыгы степиндиясе тапшырыла, бәйрәм концерты 15.00 - «Кроссфит» һәм «Streetball» буенча ярыш 18.00 - 20.00 «Австралия» төркеме чыгышы ( Казан шәһәре) 20.00 - дискотека Airat Lightmix ( Казан шәһәре
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына файдалы киңәшләр
1. Тамагыгыз авырта башласа, кайнар сөткә кардамон салып эчегез, ул ялкынсынуны бетерә. 2. Бәрәңге суына аз гына атланмай салсагыз, ул тизрәк пешәр. 3. Камырга кушарга күкәй булмаса, ярты банан салыгыз. 4. Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын...
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр.
Кишер яхшы уңыш бирсен өчен, аңа түбәндәге эремәне сибегез: бер чиләк суга 3 грамм марганцовка һәм 2-3 грамм бор кислотасы салыгыз. Бер чиләк су 3-4 кв м га җитә. Әлеге процедураны икенче тапкыр егерме көннән соң кабатлагыз. Эремәне кишерне сирәкләгәннән соң сибү тагын да яхшы. Помидор эре булсын һәм тизрәк...
-
Пенсияләр төрлечә арта
Быел эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясамадылар. Аның каравы 1 августтан пенсия күләмен яңадан исәпләргә вәгъдә иттеләр. Пенсия исәпләүдә балл системасын гамәлгә керткән яңа закон үз көченә кергәннән соң, эшләүче пенсионерларга да чикләүләр барлыкка килде. Хәзер 20 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләгән пенсионерларның пенсиясе 222 сум 81 тиенгә артачак....
-
Татарстанда яңа скандал: студент яңа туган бала белән селфи ясаган
Хәзер прокуратура студент-практикантның бу гамәлен җентекләп тикшерә башлаган. Казан дәүләт медицина университетында укучы Диана Ишмаева яңа туган сабый белән фотосурәткә төшеп, аны интернетка урнаштыра. "Сабыйларны ничек яратмыйча була ул?" дип тә яза ул. Шау-шу купкач, ул фотоны бетерә. Әмма тикшерү инде башланган була. Яңа туган сабыйлар ята торган бокска гаджетлар...
-
Күрше районда коточкыч җинаять кылынган
Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында 14 яшьлек мәктәп укучысы коточкыч җинаять кыла. Ул 8 яшьлек малайны ташландык йорт базына алып төшә дә аңа карата җенси гамәлләр кыла. Бу хакта зыян күрүче як полициягә хәбәр итә. Бу хәл 21 июнь кичендә була. Җинаять эше кузгатылган, шикле үсмер кулга алынган. Укучыга хәзер...
-
Төркия Президенты Владимир Путиннан гафу үтенде
Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган 24 ноябрьдә Сирия-Төркия чигендә Россиянең Су-24 очкычының бәреп төшерелүе һәм очучының үлеме уңаеннан ил башлыгы Владимир Путиннан гафу үтенде. Шунысы игътибарга лаек: бу - Рәҗәп Эрдоганның ул хәлләрдән соң әле беренче тапкыр гына гафу үтенүе. Төркия Президенты Владимир Путинга җибәргән хатында килеп туган хәлгә карата үкенүен...
-
Лениногорскилылар өчен 28 июньгә Йолдызнамә
Овен: День будет способствовать любой деятельности Овнов, но особые успехи ожидаются в интеллектуальной сфере. Большинство ваших талантов найдёт сегодня нужную область применения, так что смело экспериментируйте. Установление новых контактов также принесёт вам реальную пользу. Телец: 27 июня предоставит Тельцам возможность реализовать свои интеллектуальные таланты, особенно в поиске новой информации и...
-
Кызу көннәрне салкынча һава торышы алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, яшен вакытында секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 15-20.
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә 29 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:57 сәг., авыз ачу вакыты 20:10 сәг.. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!