28 октябрь 2017 яңалыклары
-
Куакбаш авылында игелекле гамәл: зиратта өмә узган
Бүген районыбызның Куакбаш авылында игелекле гамәл башкарганнар, авыл зиратларында өмә узган. "Ике зиратта да өмә булды. Аны авылның хөрмәтле кешесе Әзгар Галиев оештырды. Ике зиратка илледән артык кеше килде. Яшьләр,кунакка кайтучылар күп иде. Зиратларны чүп - чардан чистарттык,корыган агачларны кистек", ди Насих абый Сәгъдиев. Куакбашта мондый өмәләр еш булып тора...
-
Нурулла Гариф: “Өмет бары милли җанлы ата-аналарда гына”
Татар теле турында язучы, тарихчы Нурулла Гариф ни уйлый? Нурулла Гариф (язучы, тарихчы): - Безгә гомер буе халыклар дуслыгы турында сөйләделәр. Сынау вакыты килгәч, кемнең дус, кемнең күңелендә нинди уйлар йөргәне күренә башлады. Дуслыкны бездә бер яклы гына күз алдына китерәләр, күрәсең: дус булу өчен аларча сөйләргә, аларча җырларга, аларча...
-
Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә берәүне ике тапкыр талаган
Лениногорск районы кешесе "унлы" җиңел машина хуҗасын ике тапкыр талаган һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән" сайты. Беренче тапкыр карак Сәләй авылыннан булган машина йөртүчегә яз көне "бәйләнә": Түбән Чегодай авылы уңаендагы юл борылышында, көч куллану белән куркытып, зыян күрүченең автомашинасыннан кесә телефоны, тавыш көчәйткеч һәм...
-
Татарстанлылар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итеп, 412 мең сум күләмендә премия алган
"Халык контролен"нә хәбәр ит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында "Халык контроле" системасына дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләү хакында карар кабул иткән иде. Закон бозу факты расланып, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылган очракта - хәбәр бирүчегә 3000 сум премия каралган. Фактлар расланып,...
-
19 яшьлек Айзилә Фирдүс Тямаев төркемендә җырлап күпме акча эшли?
Айзилә Вахитовага 19 яшь һәм ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала. Кызның яраткан шөгыле - җырлау. Буш вакытында фортепианода уйный-уйный җырлый һәм моны шундук видеога яздырып, инстаграмына урнаштыра. Шулай итеп, матур тавышлы Айзиләнең видеоларын татар блоггерлары үзләреннең аккаутларына куя башлый һәм кыз танылып өлгерә. - Фирдүс Тямаев "төркем...
-
Лениногорскида бала үлеме белән бәйле булган хирургны хөкем итәчәкләр
Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады, дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев. //Татар-информ// Табибка "Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек...
-
Шәһәр мәктәпләре баскетбол уйнады (җиңүчеләр)
ШӘһәребезнең 4нче мәктәбендә берничә көн дәвамында шәһәр мәктәпләре арасында, малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Анда укучылар саны 600гә кадәр булган мәктәпләрнең 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүче мәктәпләр: малайлар арасында 1 урын - 10нчы мәктәп 2 урын - 4нче мәктәп 3 урын - 11нче гимназия Кызлар арасында 1...
-
Бөгелмәдә балалар берничә көн үле әниләре белән торган
25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" сайты. Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап. Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди...
-
Дөньяда иң кыйбат сәгать сатылган
Сәгать рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, соңгы бәя башта куелган бәядән 18 тапкырга артып киткән. Кино йолдыз һәм автоузышчы Пол Ньюманның Rolex хронографы рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, дип хәбәр итә «Лента.ру» Bloombergка сылтама биреп. Legendary Watches of the 20th Century аукционына куелган сәгатьнең...
-
Шөгерлеләрне шәп концерт көтә
Шөгерлеләрне 3 ноябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында уздырылачак "Моң агыла күңел түреннән" дип исемләнгән кичәгә чакыралар. Башлана:19.00сәг. Керү ирекле, шәп булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Концерт Рәшит Ихсановның юилей кичәсенә багышлана. Рәшит Ихсанов Урдалы авылында туып үскән, Шөгердә яши, моңлы тавыш белән җырларга яратучы шәхес. Кызы да музыка юнәлешендә...