25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" сайты.
Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап.
Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди...
25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" сайты.
Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап.
Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди дә җәрәхәтләр булмаган. Хәзер аның гәүдәсе тикшерәләр, шуннан соң гына инде нинди дә булса ачыклык керергә мөмкин. Таныш-белешләре "аны үтергәннәр" дигән фикер дә.
Яшь ананың үле гәүдәсен социаль хезмәт вәкилләре таба. Аларга күршеләре мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә фатирдә өч бала булганлыгы да ачыклана, шуларның берсе - дүрт яшьлек малай аларда кунакта булган. Күршеләр сүзе буенча әлеге хатын-кызны исән-имин килеш 20 октябрь көнне күргәннәр.
Чыганак: www.bugulma-tat.ru
go.mail.ru/search_images?rf фотосы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев