Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида бала үлеме белән бәйле булган хирургны хөкем итәчәкләр

Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады, дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев. //Татар-информ// Табибка "Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек...

Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады, дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев. //Татар-информ//
Табибка "Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек бала китерелә. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аңа беренчел "эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге" диагнозы куела. Сорау ачык калган килеш, сабыйны Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарына озаталар.
Хирург, тайпылышлар булмау турында белешмә биреп, малайны өенә кайтарып җибәрә. Берничә сәгатьтән соң баланың хәле бик начарлана, аны реанимациягә китерәләр. Озак та үтми, ул шунда вафат була.
Белгечләр комиссиясе бәяләмәсе буенча, үлем кискен эчәк үткәрмәүчәнлеге сәбәпле килеп чыга.
Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностика үткәрмәү сәбәпле була.
Җинаять эше Лениногорск судына җибәрелгән.
Чыганак һәм фото: tatar-today.ru/2017/10/22794/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев