28 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Путин Россиядә пенсияне арттыру турында әйтте
Россия Президенты пенсия түләүләрен арттыруны хәл ителгән мәсьәлә диде.
-
Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак
Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.
-
Әлмәттә лениногорскилыларның китаплары тәкъдир ителәчәк
Иртәгә, 29 ноябрь көнне, Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды рухи яңарыш тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы узачак.
-
Чувашиядә Татарстаннан фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдерә
27 ноябрь Чувашиядә Татарстаннан булган фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскида В.Спиваков фонды мәдәни проект тәкъдим итә
6+
-
Лениногорскида "Үз-үзеңне тикшер!" акциясе узды
1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
-
Лениногорскилы Елена Гыйльметдинова газетлардан матурлык тудыра (ФОТОлар)
Шәһәрдәшебез, күп бала анасы Елена Гыйльметдинова газет битләрен кулланып, берсеннән-берсе матур савытлар үрә. Моның белән ул 2015 елда кызыксына башлаган.
-
Лениногорск укучысы "Көмеш приз иясе" лауреаты
Күптән түгел “Глаголица” иҗат бәйгесенә йомгак ясадылар. Анда шәһәребезнең 4нче мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы Илсаф Ситдыйков җиңү яулады. Бишенче тапкыр яшь иҗатчылар өчен уздырылучы конкурста аның беренче тапкыр гына катнашуы.
-
Татарстан халкы 2019 елда Сәламәтлек саклау министрлыгына бурычлар куйды
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үсеше юнәлешләре өчен тавыш бирүдә 6 меңнән артык кеше катнашты.
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча турнир узды
Лениногорскида Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча XXXVI ачык турнир узды.
-
Татарстанда боз астына киткән ир белән хатынны коткарганнар
Фаҗига Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә килеп чыккан.
-
Россиядә юл тамгаларының төсен үзгәртергә мөмкиннәр
Транспорт министрлыгында регионнардагы хакимиятләргә юл тамгасының төсен сарыга үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта ведомство вәкилләре сүзенә сылтама белән «Известия» яза.
-
13 яшьлек малай 12 яшьлек дустын атып үтергән
Свердловск өлкәсендә 13 яшьлек үсмер 12 яшьлек дустын картәтисенең ау мылтыгыннан атып үтергән.
-
Лениногорскиның Үзәк балалар китапханәсендә иҗади очрашу узды (фотолар)
27 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Лениногорск районы, Яңа Серёжкино авылында яшәп иҗат итүче җирле чуаш шагыйрәсе Саушкина Антанида Александровна белән «Ватанга мәхәббәт белән» дип исемләнгән иҗади очрашу узды.
-
Лениногорскида гражданнарны кабул итү атналыгы дәвам итә
Әлеге атналык кысаларында халыкны депутат Гөлфирә Рафикова кабул итте.