Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак

Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.

Иртәгә, 29 ноябрьдә, төнлә Татарстан территориясендә -17 градуска, ә аязганда -22 градуска кадәр салкынайтачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Көндез һава температурасы -7...-12 градус (республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр) салкын булачак.

Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/28/176047/


Нет комментариев