Россиядә юл тамгаларының төсен үзгәртергә мөмкиннәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә юл тамгаларының төсен үзгәртергә мөмкиннәр

Транспорт министрлыгында регионнардагы хакимиятләргә юл тамгасының төсен сарыга үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта ведомство вәкилләре сүзенә сылтама белән «Известия» яза.

Транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов сары төс акка караганда яхшырак күренү сәбәпле, регион башлыкларына тамгаларның төсен үзгәртү турында тәкъдим җибәргән. Ведомствода белдерүләренчә, бу бары тик тәкъдим генә, аны үтәү мәҗбүри түгел.
Ачык төстәге юл тамгаларын Европа һәм Скандинавия илләрендә уңышлы гына кулланалар.
 

http://maydan.tatar

фото:pixabay.com


Нет комментариев