29 апрель 2020 яңалыклары
-
Лениногорск медиклары изоляция боксы һәм аңа чыгым материаллары, шулай ук шәхси саклану чаралары алдылар
Бүгенге көндә республиканың көньяк-көнчыгышындагы дәвалау учреждениеләре "Татнефть" компаниясеннән 50 мең пар перчатка, 4 меңгә якын чумага каршы костюм һәм комбинезон, 53 мең битлек, җиде транспортлау боксы, аларга аккумуляторлар, фильтрлар һәм башка чыгым материаллары алды.
-
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Үзәк Банк көмеш тәңкә чыгарды
Россия Банкы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек тәңкәсе чыгарды. 3 сумлык тәңкә көмештән ясалган, тиражы — 3 мең данә. Бу хакта РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Шәһәргә керү һәм шәһәрдән чыгу урыннарындагы постларны район башлыгы йөреп чыкты
Шәһәргә керү һәм шәһәрдән чыгу урыннарында 4 блокпост урнаштырылган.
-
Бариев: Пандемия чигенү белән, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк
Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.
-
Миңнеханов Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе корпусында ремонтны тизләтергә кушты
ТР Президенты клиникада ремонт эшләренең барышын тикшерде. Бирегә Кама аръягы районнарыннан коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны китерәләр.
-
«Наш День Победы» җыр марафонына Самара өлкәсе кушылган
29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Идел буе федераль округында яшәүчеләрне берләштерүче «Наш День Победы» җыр марафонына Самара өлкәсе кушылган.
-
Татарстанда минималь куллану бюджетының күләме артты
Татарстан Хөкүмәте 2020 елның беренче кварталына минималь куллану бюджетының күләмен билгеләде – ул 16 мең 217 сум тәшкил итте. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
-
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 55 яңа очрагы расланган. Бер очрак Лениногорскида.
-
Рөстәм Миңнеханов балачагында үз әтисенә охшарга теләгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Балачак хыялы» флешмобына кушылды һәм үзенең яшерен хыялы белән уртаклашты: ул балачакта үз әтисенә охшарга теләгән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр
Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.