Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр

Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

 

Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.

Ир-атны зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев