Шәһәргә керү һәм шәһәрдән чыгу урыннарында 4 блокпост урнаштырылган.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов блокпостларны атна саен йөреп чыга. Бүген, 29 апрельдә дә иртәдән башлады.
Блокпостларда Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре автомобильчеләрне тиешле документлар булуга тикшерәләр. Ә аларга монда Росгвардия ярдәм итә. Болар барысы да халкыбызның иминлеге өчен һәм коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү өчен эшләнә.
Рәгать Хөсәенов постларны йөреп чыкты, полиция хезмәткәрләре һәм кешеләр белән аралашты.
Хөрмәтле Лениногорск халкы! Сау булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1738427.htm


Нет комментариев