29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Дәүләт Советы утырышында татар телен укыту планы билгеле булды
Татар теле, дәүләт теле буларак, уку планнарында булачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды. Бу мәсьәлә буенча Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә,...
-
Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецептын тәкъдим итәбез
1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга. Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан...
-
Бала тудыру йортында баласы алыштырылган анага миллион сум түлиләр
Зоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр. Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә. "Татар-информ" билгеләп үткәнчә, Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз...
-
Кыш бабайсыз Яңа ел буламы?..
Русиянең берничә шәһәрендә (Новосибирск, Киров, Самара, Казан) балалар бакчаларындагы Яңа ел бәйрәмнәренә Кыш бабайны чакыру тыелган. Бу коррупция белән көрәш максатында һәм психологлар киңәше буенча эшләнә. Мәсәлән, Кировта шәһәр җитәкчеләре артистлар өчен өстәмә акча җыюны туктату яклы. Хакимияттәгеләр фикеренчә, артистлар һәм фотографлар үзләренә акча эшләү максатында муниципаль мәйданнарны куллана, ләкин...
-
Лениногорскида иртәгә кар көтелә
Синоптиклар явым-төшемне урыны белән һәм аз күләмдә генә фаразлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә - 30 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -3..-8, аязган вакытта -13 градус булачак. Көндез максималь температура -1..-6...
-
Декабрьдә нәрсә кыйммәтләнә?
Яңа ел якынлашкан саен, кибетләрдә азык-төлек кыйммәтләнә. «ФинЭкспертиза» компаниясе аналитиклары фаразлаганча, быел декабрьдә кыяр, помидор, күкәй, бәрәңге, алма сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Ә менә казылык, балык, эчемлекләрнең хаклары әллә ни үзгәрмәс дип көтелә. Әфлисун исә, киресенчә, соңгы биш елда 2 процентка арзанайган икән. http://shahrikazan.com/ фото:https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B2%D0%B8%D1%82%D1%80%D0%B8%D0%BD%D1%8B%20%D0%BC%D0%B0%D0%B3%D0%B0%D0%B7%D0%B8%D0%BD%D0%BE%D0%B2%20%D0%BF%D1%80%D0%BE%D0%B4%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%BE%D0%B2%D1%8B%D1%85%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&img_url=https%3A%2F%2Ft-l.ru%2Fi%2Fn%2F186%2F207186%2Ftn_207186_729945bfee023.jpg&pos=14&rpt=simage&lr=43
-
Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда әнисенең ФОТОсын күрсәтте
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез): "Бик яшьли китте минем эни.. 55 яшьтэ.. Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...»...
-
Лениногорск трамплинчысы призлы урын яулап кайтты
25-26 ноябрь көннәрендә Түбән тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Кубогының 1-2 этабы узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән җыелма командалары, барлыгы 61 спортчы катнашты. Татарстан данын Лениногорск егете Артём Реджепов яклады. Ул III урын яулады.
-
Ана капиталы озайтылды, яңа елдан икенче һәм өченче балалары туганнарга махсус ипотека программасы гамәлгә керә
Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: ана капиталы 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш ул социаль-демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген...
-
Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак - прокурор
Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Ул үз докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә хокук бозулар ачыкланган. Прокурор...
-
Лениногорскиның балалар китапханәсендә кызыклы чара узды (фотолар)
29 ноябрь көнне шәһәребезнең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" исемле чара узды. Анда 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар әкият геройлары Куян һәм Мияу белән гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт иттеләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында тулырак мәгълүмат алдылар. Презентация ярдәмендә Мияу яшәгән авылда, Куян яшәгән сихри урман аланында да,...
-
Базарбай Бикчәнтәев. Базарбай Кытайда туган (видео)
-
Түбән Чыршылы әниләре тапкыр, модалы һәм күп бала әниләре дә (фотолар)
Түбән Чыршылы мәдәният йортында "Минем әни җырчы да, биюче дә", дип аталаган бәйрәм чарасы үткәрелде, дип хәбәр итәләр әлеге авылдан. Күп балалы - Хәсәншиннар, Габдрахмановлар, Вафиннар,Камалтдиновлар,Вильдановлар, Закировлар гаиләләре арасында үткән ярышта бер-берсенә тиңнәр булмады. Алар үзләренең осталыкларын аш-су әзерләүдә, җыр -биюдә, модалы киенү,тапкырлыкта, зирәклектә генә түгел, ә күп балалы гаиләдәге...
-
КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...
-
«ХАЛЫК СИНОПТИГЫ”: НОЯБРЬ АНОМАЛЬ ҖЫЛЫ БУЛДЫ, ИКЕ-ӨЧ КӨННӘН КЫШ ҖИТӘ, ЧЫН СУЫКЛАР ГЫЙНВАРДА”
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче "халык синоптигы" Әмир Шәрәфиев, ноябрь аномаль җылы килү аркасында, ике буран булмый калды, ди. Чаллыда яшәүче синоптик Юлий Бубнов декабрьнең 7 сеннән көннәрнең суытуын, ә икенче декадада исә, термометр баганасы 35 градуска кадәр төшүен фаразлый. 15-18 декабрьдә, өйдән дә чыкмый ята торган көннәр киләчәк -...