Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак - прокурор

Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Ул үз докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә хокук бозулар ачыкланган. Прокурор...

Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Ул үз докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә хокук бозулар ачыкланган. Прокурор рус телен укыту күләмнәре федераль белем бирү стандартларына җавап бирмәгән, бары тик 24 мәктәптә таләпләр үтәлеп килгәнен әйтте. "Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларны юкка чыгаруга прокурорлар чарасын күрде. Тикшерү башыннан прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде", - диде Нәфыйков.
Прокурор әйтүенчә, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы бөтен Россия территориясендә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү закон таләпләренә тәгаенләштерелгән. "Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән - атнасына 2 сәгать күләмендә", - диде прокурор.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев