Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның балалар китапханәсендә кызыклы чара узды (фотолар)

29 ноябрь көнне шәһәребезнең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" исемле чара узды. Анда 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар әкият геройлары Куян һәм Мияу белән гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт иттеләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында тулырак мәгълүмат алдылар. Презентация ярдәмендә Мияу яшәгән авылда, Куян яшәгән сихри урман аланында да,...

29 ноябрь көнне шәһәребезнең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" исемле чара узды.

Анда 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар әкият геройлары Куян һәм Мияу белән гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт иттеләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында тулырак мәгълүмат алдылар. Презентация ярдәмендә Мияу яшәгән авылда, Куян яшәгән сихри урман аланында да, Лениногорск районында урнашкан "Степной" заказнигында булырга өлгерделәр, Татарстанның Кызыл китабы белән таныштылар. Чара барышында табышмакларга җавап бирделәр, "Парын тап", "Кем нәрсә ярата", "Кем тизрәк" уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара барысының да күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.

китапханәче Ләйсән Рахманова

фото: Ләйсән Рахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев