30 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Балтачта укытучыларга һәйкәл куелган
Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңартылган район мәгариф идарәсе каршында Укытучыга һәйкәл куелды, дип яза "Хезмәт" газетасы. «Һәйкәл кую идеясе - район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетыныкы, без исә хуплап каршы алдык, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. - Башта аны өскә күтәрелгән кулларга глобус тоттырып ясатырга, дип планлаштырган...
-
Лениногорскилылар шалтыратып сорауларын бирә ала
Әлеге көннәрдә республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча буенча территориаль бүлегендә СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" телефоннары эшли: 8(8553)22-65-85, 22-65-81. 8 декабрьгә кадәр иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр үзегезне борчыган сорауларны бирә аласыз.
-
Санкт-Петербургта бер бала бакчага пистолет күтәреп килгән
Санкт-Петербургта дүрт яшьлек бала бакчага пневматик пистолет күтәреп килгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче ханым полициягә шалтыратып, бер баланың пистолет алып килүен әйткән. Полиция хезмәткәрләре шунда ук бакчага барып, пневматик пистолетны алган. Хәзер хокук саклаучылар әлеге коралның балага ни рәвешле килеп эләгүен ачыклый. Баланың әти-әнисен...
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарча сөйләшергә кирәк, телне татарлар үзләре сакларга тиеш
Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган татар эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты тел мәсьәләсен күтәрде. «Мин татар телен саклауның мөһимлеге турында әйтми кала алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаучылар арасында татар телендә сөйләүне авырсынып, русча сөйләүчеләр дә булуына кызганычын белдереп. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында...
-
Балык кабартмасы
Камыр өчен: 400 г он, 1 бал кашыгы чүпрә, 1,5 ст сөт, 2 йомырка сарысы, көнбагыш мае, тоз, судак балыгы, яшел суган белән башлы суган, борыч. Эш тәртибе: җылы сөткә чүпрә салып яхшылап болгатабыз, бераз тоз, он салып йомшак камыр басабыз да 30 минутка җылырак урында калдырабыз. Камыр бераз кабаргач,...
-
Алдагы уку елында стипендия артачак
2018 елның 1 сентябреннән Русия студентларының стипендияләре 4 процентка артачак. Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерүенчә, 2018 елда стипендия фонды күләме 3 млрд 700 млн сумга артачак. http://kiziltan.ru/ фото: http://itd3.mycdn.me/image?id=849835325904&t=20&plc=WEB&tkn=*XB6NoVfEK-Dz0ex6US2_QDXEj8I
-
Лениногорскилыларга декабрь аена намаз вакытлары
-
Иң аек төбәкләрнең рейтингын төзегәннәр. Татарстан ничәнче урында?
ВГТРК компаниясе, «Аек Россия» дип исемләнгән федераль проект кысаларында, Россиядәге иң аек төбәкләрнең рейтингын төзегән. Беренче урынга Чечня Республикасы чыккан. Аннан кала Ингушетия, Дагыстанда эчүчеләр аз икән. Татарстан исә бу рейтингта 12нче урында. Ә менә иң күп эчүчеләр Магадан өлкәсендә, дип хәбәр итә «Аек Россия» матбугат үзәге. фото: http://reporter-ua.com/sites/default/files/uploads/photos/main/images_1331.jpg http://shahrikazan.com
-
Лениногорскида Инвалидлар декадасы башлана
1 декабрьдән 10на кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы узачак. Шул уңайдан 1 декабрьдә Мәдәният сараенда концерт, күргәзмә оештырыла.
-
Балконда тәмәке тартучылардан күршеләре компенсация сорый ала
Россия Федерациясе Югары суды россиялеләрне балконда тәмәке тартучы күршеләрдән компенсация алырга хокуклы дип белдерде. Бу хакта Россия хокук һәм суд мәгълүматлары агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Известия". Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе "яратмаган"нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә. Суд тарафыннан беренче шундый эш ике...
-
Кыш бер айга соңара
Урамнарда чыршылар бизәлә башласа да, кибетләрдә мандарин исе таралса да, кыш килергә ашыкмый, кар яумый. «Климатны тикшерүләрдән чыгып, соңгы елларда ноябрь болай да җылы килә башлады, бу юлы аеруча сизелде. Гадәттә, 19-20 ноябрьдә 5 градус салкын күзәтелсә, быел кыш бер айга соңарып килә», - ди Казан федераль университеты профессоры Юрий...
-
“Татар җыры” фестивале номинанты Ришат Төхвәтуллинның көндәшләре кем?
16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак "Татар җыры" 18нче халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта бүген "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр иттеләр. "Ришат Төхвәтуллинның продюсеры белән уртак тел таба алмадык" Ришат "Үзенчәлекле моң" номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Аның ни өчен...
-
ӨЙДӘ ЯСАЛГАН ЙОГЫРТ (РЕЦЕПТ)
Тукай районының "Якты юл" газетасы сайтыннан өйдә ясалган йогырт рецептын тәкъдим итәбез. Йогырт өчен: 2 л сыер сөте, 400 г кибет йогырты (бернәрсә кушылмаганы булса яхшырак). Сөтне кайнатырга куярга, кайнап чыккач сүндерергә һәм әзрәк суытырга. Җылымса вакытта сөткә кибет йогырты салып болгатырга, шуннан соң оеганчы ук шешәләргә тутырып куярга була...
-
Более 80 студентов Татарстана стали победителями регионального чемпионата WorldSkills Russia
Награды получили свыше 60 участников, а также более 20 конкурсантов направления WorldSkills Junior. В Казани 29 ноября состоялась первая церемония закрытия регионального чемпионата «Молодые профессионалы» (WorldSkills Russia) Республики Татарстан. Победителей по более чем 20 компетенциям наградили в Казанском государственном университете культуры и искусств. Заслуженные награды получили свыше 60 участников, занявших...
-
Мәүлид - олы мөселман бәйрәме, һәм аны бидгать дип бәяләү дөрес түгел - Тәлгать Таҗетдин
Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Мәүлидне билгеләп үтү дөрес түгел, ярамый торган гамәл, дип бәяләүчеләргә каршы килде. Бүген ул, Болгар шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасында катнашып, бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты. Мәүлид Шәриф - олы мөселман бәйрәме,...