Кыш бер айга соңара
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бер айга соңара

Урамнарда чыршылар бизәлә башласа да, кибетләрдә мандарин исе таралса да, кыш килергә ашыкмый, кар яумый. «Климатны тикшерүләрдән чыгып, соңгы елларда ноябрь болай да җылы килә башлады, бу юлы аеруча сизелде. Гадәттә, 19-20 ноябрьдә 5 градус салкын күзәтелсә, быел кыш бер айга соңарып килә», - ди Казан федераль университеты профессоры Юрий...

Урамнарда чыршылар бизәлә башласа да, кибетләрдә мандарин исе таралса да, кыш килергә ашыкмый, кар яумый. «Климатны тикшерүләрдән чыгып, соңгы елларда ноябрь болай да җылы килә башлады, бу юлы аеруча сизелде.

Гадәттә, 19-20 ноябрьдә 5 градус салкын күзәтелсә, быел кыш бер айга соңарып килә», - ди Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев.
Аның әйтүенчә, шимбәгә кадәр һава температурасы уртача 5,6 градус салкын сакланачак. Ә шимбә яңа циклон кар алып килер дип көтелә. Дөрес, температура да җылына, кар эреп бетүе ихтимал. Бу циклон узганнан соң, киләсе атнага суыта башлар, ниһаять, кыш килер, дип фаразлый синоптиклар.

Нет комментариев