Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балконда тәмәке тартучылардан күршеләре компенсация сорый ала

Россия Федерациясе Югары суды россиялеләрне балконда тәмәке тартучы күршеләрдән компенсация алырга хокуклы дип белдерде. Бу хакта Россия хокук һәм суд мәгълүматлары агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Известия". Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе "яратмаган"нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә. Суд тарафыннан беренче шундый эш ике...

Россия Федерациясе Югары суды россиялеләрне балконда тәмәке тартучы күршеләрдән компенсация алырга хокуклы дип белдерде. Бу хакта Россия хокук һәм суд мәгълүматлары агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Известия".

Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе "яратмаган"нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә.

Суд тарафыннан беренче шундый эш ике ел дәвамында каралды һәм канәгатьләндерелде. Новосибирск өлкәсендә яшәүче суд аша күршесен тәмәке тартудан тыярга омтылган. Нәтиҗәдә судка биргән ир-атка икенче йортка да күчәргә туры килгән, әмма ул суд аша 250 мең сум күләмендә компенсация таләп иткән, дип хәбәр итә «360» телеканалы. Тәртипкә утыртырга теләүче югары судка кадәр барып җиткән. Әмма балконда тарту тыела дигән сүз юк дигән җавап алган. Бары тик тәмәке төтененнән һәм аны куллану тәэсиреннән сәламәтлекне саклау өлкәсендә гражданинның хокукларын бозган өчен компенсация генә каралган.

http://shahrikazan.com

фото: https://yandex.ru/images/search?img_url=https%3A%2F%2Farhano.ru%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles%2Fstyles%2Fnode%2Fpublic%2Fasp_lj%2F864badd99d30d9befb163e8a0825b06e.jpg%3Fitok%3DwzQs1u_H&p=6&text=%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8F%D1%82%20%D0%BD%D0%B0%20%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&pos=278&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев