31 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Ир-ат сигез яшьлек кызны көчләгән өчен 18 елга хөкем ителде
Татарстан Югары суды Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атны сигез яшьлек укучы баланы көчләүдә гаепле дип тапты. Җинаять узган елның сентябрендә була. Бу вакытта икенче сыйныфта укучы ике кыз бала дәресләрдән соң өйгә кайтып килә. Шул вакытта Липатов урамында алар янына билгесез ир-ат килеп чыккан.
-
Казанда Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсендә азык-төлек лабораториясе эшләячәк
20- 22 апрельдә Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсе узачак. Анда берничә интерактив зона, шул исәптән азык-төлек лабораториясе эшләячәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе уңаеннан матбугат конференциясе уздырды
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» медиагруппасы белән хезмәттәшлек итүеннән туктатуы уңаеннан матбугат конференциясе уздырды.
-
Татарстан - Россиядә илкүләм проектларда иң еш телгә алынган өч төбәкнең берсе
Массакүләм мәгълүмат чараларында 2019 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган Россия төбәкләре исемлегенә Татарстан да керде. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
-
Elvin Grey өйләнмәвенең сәбәбен әйтте
Татар эстрадасының популяр буйдагы Радик Юльякшинның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра. Яшь кызлар арасында зур популярлык казанган чибәр җырчы егетләрнең өйләнмәве дә шушы популярлык белән бәйледер, бәлки. Кем белә бит?..
-
Лениногорскилылар өчен февраль аена намаз вакытлары
Февраль аена намаз вакытлары, хөрмәтле мөселман кардәшләр!
-
Кышкы хәлсезлектән ничек котылырга?
Шушы гади генә киңәшләр сезгә дә ярдәм итәр.
-
Айдар Сәлимгәрәев: «Безнең бурыч - эшкә яңа ысуллар кертү»
Реклама базарының кимүе шартларында хәтта зур шәһәрләрдә дә «Татмедиа» муниципаль басмалары иҗтимагый-сәяси көн тәртибен яктыртучы бердәнбер массакүләм мәгълүмат чаралары булып тора.
-
Лениногорскиның психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры бүләкләнде
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының коллегиясе булды.
-
Исерек килеш рульгә утырган лениногорскилы хөкем ителде
Лениногорск прокуратурасы 29 яшьлек ир-егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
-
Табиблар өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә
Медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
-
СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ҖОМГА КОЙМАГЫ
Пәйгамбәребез: "Аллаһы Тәгаләнең синең сәбәпле бер кешегә һидаять бирүе(дөрес юлны күрсәтүе) синең өчен кояш туып, кояш баеган бөтен җир йөзен садака итеп бирүеңнән яхшырак", - дигән.
-
Нинди витамин җитешми?
Әгәр сезнең шоколад ашыйсы килә икән, димәк, сезгә магний җитешми. Ул чи көнбагыш, чикләвек, банан һәм карабодайда бар.
-
Владимир Путин Татарстанда хакимият һәм гражданнар арасында диалогны үрнәк итеп күрсәтте
РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка берничә төбәкнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсен үрнәк итеп әйтте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.