Исерек килеш рульгә утырган лениногорскилы хөкем ителде
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Исерек килеш рульгә утырган лениногорскилы хөкем ителде

Лениногорск прокуратурасы 29 яшьлек ир-егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады.


Эш шунда: әлеге ир-егет узган елның июнь аенда исерек килеш руль артына утыра. Шәһәрнең Куйбышев урамында юл-патруль хезмәткәрләре аны тоткарлый. Ул элек тә шулай исерек килеш рульгә утырган өчен 1 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.
Суд аны сынау  шарты белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук өч елга машина йөртү хокукы да алына.

 

Рушан Бикбов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

 

 


Нет комментариев