ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсендә азык-төлек лабораториясе эшләячәк

20- 22 апрельдә Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә Tatarstan Hospitality Expo күргәзмәсе узачак. Анда берничә интерактив зона, шул исәптән азык-төлек лабораториясе эшләячәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

 

«Без кунакчыллык тематикасында берничә интерактив зона һәм инсталляция төзибез, алар кунакчыллык индустриясендә һөнәр үзенчәлекләрен белергә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, азык-төлек лабораториясе, анда ингредиентларны яхшырак өйрәнү һәм аларның бер-берсе белән үзара туры килүен белү өчен ризык белән экспериментлар үткәрелә», — дип сөйләде күргәзмәнең генераль продюсеры Марина Бурага.

Күргәзмәнең бурычы — туризм индустриясенең дәүләт дәрәҗәсендә дә, бизнес-дәрәҗәдә дә рестораннар һәм шеф-поварлар белән актив һәм тыгыз хезмәттәшлеге өчен нигез салу, диде ул.

 

Чыганак

 


Нет комментариев