31 август 2012 яңалыклары
-
Бар иде бакчалар...
Беркөнне үзебезнең бакча участогына алма җыярга бардым. Ашыкмыйча гына чиләкне тутырам, аннан капчыкка салам. Ике тәгәрмәчле арбачыкка күп төяп буламы соң? Шулвакыт куаклар артына күмелгән каршы бакчадан кеше тавышлары ишетелде. Тел төпләреннән сиземләдем, ирле-хатынлы бер пар алма җыярга килгән. Күршеләр булса гына ярар иде, машиналарына утырып кайтыр идем, ичмаса! Белгән...
-
«Хәйдәрсез Хәйдәр белән яшим»
Сәнгать кешеләре янына барсам, аларның рухи байлыкларына сокланып кайтам. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева фатирына аяк басу белән аерым бер җылылык тойдым. Күпләргә сабырлык, тыйнаклык өлгесе булырлык җырчы белән сөйләшүебез аны балачак елларына алып кайтты. - Әтиебез тегермәндә тарттырып кайткан оннан бәрәңге, эремчек пәрәмәчләрен, көлчәләрне әни белән бергә пешерә идек....
-
Куркыныч янәшә йөри
Африка дуңгыз чумасы - йогышлы авыруларның берсе. Аның белән төрле яшьтәге йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар зарарлана. Инфекция чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Хәтта исән булганнары да зарарланган дуңгызлар белән бергә торган очракта инфекция эләктерә. Авыруны барлыкка китерүче факторлар - азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыкларын куллану да...
-
Сагындырасың, әтием
- Гомер буе авыр йөк тартырга туры килде. Өстәвенә кулак сүзен ишетү - кыен булгандыр, аңа, - ди әниебез тормыш иптәше, ягъни әтиебез турында. Әтием Даһия Хәмзә һәм Шәмселбанат Гыйрфановлар гаиләсендә 1928 елның 7 сентябрендә икенче бала булып туа. Дөньяга шатлыклы аваз салып, күзен ачуга да, Ходай аңа авырлыклар һәм...
-
Яңа эскәмияләр
"Балерина" фонтаны тирәсенә алты данә яңа эскәмия куелды. Элеккеләреннән үзгә буларак, болары төрле төскә буялган һәм утыргычның арты тактадан түгел. Һәрберсе янында шулай ук яңа чүп савытлары да урнаштырылган. Моннан тыш, фонтан янындагы ватылган, ярылган плитәләрне яңартканнар.
-
Хатын-кызлар форумы
Хатын-кызлардан торган Лениногорск делегациясе Казанда узган "Татарстан хатын-кызлары" Республика җәмәгать оешмасы форумында катнашты. Алар анда оешма рәисе Зилә Вәлиеваның чыгышын тыңлады. Форумның бүләкләү өлешендә якташыбыз Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зариповага Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Ветеран белән очрашу
Спиридоновкалылар авылның Мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Александр Коршин белән очрашты. Ветеран бүгенге көндә Курск шәһәрендә яши. Ул якташлары белән очрашып, үзенең сугыш хатирәләрен яңартты, ДОСААФта эшләгән вакытын сагынып искә алды.
-
Перспективалы чыганак
"Татнефть" Компаниясендә эшлекле сәфәр белән Россия Энергетика министры Александр Новак булып китте. Сәфәрдә аны республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов озатып йөрде. Визит Әшәлчедә югары үзле нефть чыганагын күзәтүдән башланды. Компаниянең генераль директор урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов кунакларны югары үзле нефть чыганагында тәҗрибә-сәнәгый...
-
Буаларның икенче сулышы
Шушы көннәрдә Зәй-Каратайда мелиорация һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Биредә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, "Татмелиорация" Трастовая компания" җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр Залаков, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Киңәшмәнең пленар өлеше Бөгелмәдә ПМК "Мелиорация" җәмгыяте базасында үтте. Аннары катнашучылар...
-
Мактаулы исем
ТР Президенты Указы нигезендә, 12 нче лицейның физик тәрбия укытучысы Марсил Мидхәт улы Сәфәровка "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Атналык программада үзгәрешләр бар
"Заман сулышы"ның әлеге санындагы атналык телевидение программасында өстәмә билгеләрне күреп аптырашта калмагыз. 1 сентябрьдән үз көченә керүче "Балаларны сәламәтлекләре һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында"гы 2010 елның 29 декабрендәге 436 нчы номерлы Федераль Законны үтәү максатында, программадагы мәгълүмати продукциягә яшь категорияләре белән бәйле билгеләр куелды. Балаларыгызның нинди тапшырулар каравына...
-
“Үрнәк йорт һәм ишегалды”
Коммуналь хуҗалыклар арасында үткән "Үрнәк йорт һәм ишегалды" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста капиталь ремонт ясалган Гагарин урамындагы 10 нчы йорт, Шашин проспекты, 4 нче йорт, Моряков урамы, 13 нче йорт, Дала урамы, 7 нче йорт, Ленинград урамы, 46 нчы йорт, Лермонтов урамы, 46 нчы йорт катнашты. "Үрнәк ишегалды" исеменә...