Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Буаларның икенче сулышы

Шушы көннәрдә Зәй-Каратайда мелиорация һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Биредә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, "Татмелиорация" Трастовая компания" җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр Залаков, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Киңәшмәнең пленар өлеше Бөгелмәдә ПМК "Мелиорация" җәмгыяте базасында үтте. Аннары катнашучылар...

Шушы көннәрдә Зәй-Каратайда мелиорация һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Биредә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, "Татмелиорация" Трастовая компания" җәмгыятенең генераль директоры Әнвәр Залаков, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.



Киңәшмәнең пленар өлеше Бөгелмәдә ПМК "Мелиорация" җәмгыяте базасында үтте. Аннары катнашучылар мелиорация объектлары белән танышып йөрде, шул исәптән Зәй-Каратай авылында булып киттеләр. Биредә буада төзекләндерү эшләре бара.
Татарстан җитәкчеләре совет чорыннан истәлек булып калган гидротехник корылмаларның торышына игътибарны юнәлтергә уйлаган. Быелдан башлап "2012-2014 елларга Татарстанда гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиорация эшләре" дигән максатчан программа гамәлгә кертелде. Аның барышында республикада 167 плотина, шуның 43ен быел ремонтлау күздә тотыла. Проектның төп максаты: әлеге объектларның язгы ташу вакытында куркыныч тудырмавы. Суның кадере 2010 елгы корылыктан соң үзен сиздерә башлады. Ул чакта чишмәләр кипте, артезиан скважиналарында су юкка чыкты, игеннәр үсә алмыйча, буш башакта утырды. Шунлыктан уңыш та юк дәрәҗәсендә иде. Быел да Татарстанның кайбер районнары яңгыр яумаудан, эсселектән интекте. Менә шуларның барысын да күздә тотып, буа-плотиналарны ремонтлауга, мелиорацияне торгызуга керештеләр. Әнвәр Залаков әйткәнчә, элек кырларны сугару эше беркемгә дә кирәкмәгән. "Ләкин без системаны, кадрларны саклап калуга ирештек. Мелиорация бит дәүләт ярдәме белән эшли. ТР Президенты Р.Миңнехановның моңа әһәмият бирүе, оешманың киләчәктә дә роле зур булачагына, сугару системаларының элеккеге дәрәҗәдә эшләп китәчәгенә шик юк", - ди ул. Районда сугару эшенә алынганнар инде. Карагайда "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте утырткан бәрәңге кырларына су сиптерелә. Әнвәр Мәхмүтович моңарчы Лениногорскида утыртылмаган культуралар - бәрәңге һәм шикәр чөгендеренең хәзер үстерелеп, мул уңыш бирүен уңай яктан хуплады, хәтта "күп еллар эшләп, шундый зур, әйбәт шикәр чөгендере күргәнем булмады", дип соклануын яшермәде. Ул билгеләп үткәнчә, сугарылучы җирләр - авыл хуҗалыгы производствосының тотрыклылыгын тәэмин итеп торучы әһәмиятле факторларның берсе.
Зәй-Каратай авылында буаны төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Октябрь аенда объектны тапшырырга тиешләр. Биредә подрядчы оешма - Бөгелмә ПМК "Мелиорация" җәмгыяте эшчеләре көч куя. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов әйтүенчә, монда 80 нче еллар башында сугару һәм мелиорация өчен корылма төзелгән булган инде. Ләкин вакыт үтү белән, шулай ук "Уңыш" колхозы да таркалгач, ул авария хәлендә кала. "Буаны әллә җибәрикме, дип уйлаган идек, ләкин программа кабул ителеп, хәл уңай якка үзгәрде. Татарстан Президенты, җитәкчеләр һәм район башлыгы ярдәме белән средстволар бүлеп бирелде. Киләчәктә сугару, мелиорация өчен файдаланырбыз. Халыкка ял итү урыны да булыр", - диде ул. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов та әлеге программа өчен шат булуын белдерде. Мондый чара моннан 13 ел элек башкарылуын, программага кадәр үк, Иске Писмән буасы төзекләндерелүен әйтте. "Язгы ташу вакытында Зәй-Каратайдагы буаны саклап калырга тырыштык", - диде ул. Белгечләр әйтүенчә, гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм техник карау кипкән, коры җирләр мәйданыннан тулаем өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы продукциясе алырга һәм мөмкинлекләрне нәтиҗәле итеп кулланырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мелиорация