Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Перспективалы чыганак

"Татнефть" Компаниясендә эшлекле сәфәр белән Россия Энергетика министры Александр Новак булып китте. Сәфәрдә аны республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов озатып йөрде. Визит Әшәлчедә югары үзле нефть чыганагын күзәтүдән башланды. Компаниянең генераль директор урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов кунакларны югары үзле нефть чыганагында тәҗрибә-сәнәгый...

"Татнефть" Компаниясендә эшлекле сәфәр белән Россия Энергетика министры Александр Новак булып китте. Сәфәрдә аны республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов озатып йөрде.


Визит Әшәлчедә югары үзле нефть чыганагын күзәтүдән башланды. Компаниянең генераль директор урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов кунакларны югары үзле нефть чыганагында тәҗрибә-сәнәгый эшкәртү проекты белән таныштырды. Татарстанда, экспертлар бәяләвенчә, авыр нефть запасы җитәрлек, әмма аны чыгару һәм эшкәртү артык чыгымлы. Чөнки югары үзле нефтьне температуралы ысул белән генә алып була. Бу максаттан, парлы скважиналар төзелә: су кудыру скважиналары - катламга пар формасындагы җылылык йөрткеч кудыру өчен, һәм нефть чыгару скважиналары - пар ярдәмендә эретелгән битумны алу өчен.
Министр буровойда булып, бораулау җайланмасы ярдәмендә скважиналарны бораулауның барышы белән танышты. Әшәлче чыганагында бүгенге көндә 14 пар скважина борауланган һәм шуның берсе - пароциклик скважина.
Аннан делегация "ТАНЕКО" Нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексында булды. Кунак сәфәр барышында төзелеп килүче һәм эксплуатацияләнә башланган эш җиһазларын, гидрокренинг җайланмасы төзелешенең барышын күзәтте. Сәфәрнең тагын бер пункты "ТАНЕКО"да үзәк оператор бүлмәсе иде. Аннан соң делегация күкертле водород кушылган газларны чистарту һәм утильләштерү нәтиҗәсендә экологик торышны яхшыртуга юнәлдерелгән күкерт җитештерү эшчәнлеге белән танышты.
Визит программасына Түбән Кама тоташ металл кордлы шиннар заводын карау да кертелгән иде. Тоташ металл кордлы шиннар җитештерү буенча уникаль завод директоры Әнвәр Вахитов завод эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге производствоның тулы циклы турында мәгълүмат алып, Россия энергетика министры заводның җитештерү куәтләрен, ышанычлы хәвефсезлек системасын күздә тоткан производствоны автоматлаштыруның югары дәрәҗәсен, аеруча ЦМК-шиннарының Россия һәм чит ил экологик стандартларына туры килүен югары бәяләде. Соңыннан кунакларга "ТАНЕКО" Нефть эшкәртү, нефтехимия заводы һәм Комплексының төзелеш проекты үсешен чагылдырган презентация күрсәтелде. "Татнефть" генераль директорының беренче урынбасары, "ТАНЕКО" ААҖнең директорлар Советы рәисе Наил Маганов чыгышында проект нәтиҗәләре, бурычлары һәм перспективаларына басым ясады.
"ТатНИПИнефть" директоры Равил Ибәтуллин чыгышында кунакларны акционерлык җәмгыятьнең эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды, "Татнефть"тә эшләнелгән һәм кулланыла торган яңа, энергияне аз сарыф итүче технологияләр турында сөйләде.
Эшлекле сәфәргә нокта куеп, Россия энергетика министры Александр Новак Компания эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: