31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск укучылары "Беренче билге" бәйрәме үткәрде
Бүгеннән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Икенче сыйныфларга тәүге тапкыр чирек билгеләре чыгарылды. Чирекне тәмамлау һәм билгеләр алу уңаеннан 2 нче мәктәптә укучы 2 "Г" сыйныфы бәйрәм үткәрде. Класс җитәкчесе Наталья Гарифуллина укучыларыны саннар һәм сүзләр иленә "Тылсымлы сәяхәт" оештырган иде. Балалар бергәләп кызыклы мәсәләләр чиште, табышмакларга җавап эзләде. Укучылар үзләре...
-
Лениногорскилыларга ноябрь аена намаз вакытлары
-
Лениногорскилыларны бәйрәм көннәрендә Туган якны өйрәнү музее чакыра
Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне һәм Россия киносы елына багышлап, төрле чаралар узачак. Бу көнне музейга килүчеләр көндезге сәгать 11дән башлап, сәгать 2гә кадәр бушлай "Мавыгулар дөньясы" күргәзмәсе һәм этнография залы белән таныша ала. "Иҗат итү вакыты" девизы белән узучы чара 16.00 сәгатьтә башлана. Катнашырга...
-
Бәйгебездә яңа катнашучы: Иске Иштирәктән Рәмилә Гыймаева
"Әни янында рәхәт" конкурсына Рәмилә Гыймаева (Иске Иштерәк) кушылды.
-
Көн фотосы
Урамда буран. Лениногорскилылар, сез дә үзегезнең Көн фотосын салыгыз: zaman5@yandex.ru яисә "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына
-
Салаватның автограф бәясе билгеле булды (фото)
Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте - хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сум. Шундый игъланны "Идел" журналы казып чыгарган. Ышанмасагыз, үзегез дә кереп карый аласыз. Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлауга вакытын жәлләмәгән. Игъланда болай...
-
Лениногорскилылар, ноябрь башында әбиләр чуагы көтелә
Ноябрь - җылы тик, яңгырлы булыр дип фаразлый синоптиклар. 8,9,10нчы ноябрьләрдә 11 градуска кадәр җылылык көтелә, димәк, икенче әбиләр чуагы җитә дигән сүз бу. Тик шулай да төнлә туфракта кырау булачак. Җылы һава торышы айның 24ләренә кадәр дәвам итә. 7, 13, 16 ,18 ноябрьләрдә көчле яңгырлар булуы көтелә. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскилылар, "Әни янында рәхәт" бәйгесендә катнашырга чакырабыз
«Заман сулышы" газетының zamansulyshy.ru сайтында өр-яңа "Әни янында рәхәт" бәйгесен башлап җибәрдек. Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Әлбәттә инде, әниегез белән төшкәне кирәк. Конкурска ретро-фотолар да кабул ителә. Исем- фамилиягез һәм кайдан булуыгызны күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны "Заман сулышы"ның Вконтактедагы страничкасына, яисә конкурска дип...
-
Лениногорскилыларга 31 октябрьгә Йолдызнамә
Овен: 31 октября Овнам не следует приниматься за новые дела и проекты. Всё, что вы захотите осуществить в этот день, неизбежно столкнётся с множеством сложнейших препятствий. Телец: Тельцам в этот день не удастся добиться громкой победы над конкурентами. Схватка, к которой вы готовились очень давно, закончится безрезультативно. Это лишь укрепит...
-
Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә. 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек бозылачак. Кар, юеш кар, буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә...
-
Шөгердә Шушма елгасыннан ике ир-ат гәүдәсе табылган
30 октябрь көнне иртән бердәм коткару телефонына Шөгернең ике ир-аты эштән соң өйгә кайтмаулары турында хәбәр килә. Хокук сакчылары аларның эзе Шушма елгасы аша чыга торган басмада югалуына төшенә. Шул урында эзләү башлана, көндезге 11ләр тирәсендә ике ир-ат гәүдәсе табыла. Аның берсе 1971 елгы ир-ат, икенчесе аның югалуы турында бөтенләй...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Эш атналарыгыз уңышлы башлансын