Лениногорск укучылары "Беренче билге" бәйрәме үткәрде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары "Беренче билге" бәйрәме үткәрде

Бүгеннән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Икенче сыйныфларга тәүге тапкыр чирек билгеләре чыгарылды. Чирекне тәмамлау һәм билгеләр алу уңаеннан 2 нче мәктәптә укучы 2 "Г" сыйныфы бәйрәм үткәрде. Класс җитәкчесе Наталья Гарифуллина укучыларыны саннар һәм сүзләр иленә "Тылсымлы сәяхәт" оештырган иде. Балалар бергәләп кызыклы мәсәләләр чиште, табышмакларга җавап эзләде. Укучылар үзләре...

Бүгеннән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Икенче сыйныфларга тәүге тапкыр чирек билгеләре чыгарылды. Чирекне тәмамлау һәм билгеләр алу уңаеннан 2 нче мәктәптә укучы 2 "Г" сыйныфы бәйрәм үткәрде.

Класс җитәкчесе Наталья Гарифуллина укучыларыны саннар һәм сүзләр иленә "Тылсымлы сәяхәт" оештырган иде. Балалар бергәләп кызыклы мәсәләләр чиште, табышмакларга җавап эзләде. Укучылар үзләре дә әзерләнеп килгән иде: шигырьләр укыдылар, шаян такмаклар җырладылар, биеделәр.
Шулай ук балалар өчен кызыклы уеннар, дискотека оештырылган иде. Азактан укучылар бергәләшеп тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Бәйрәм оештыру һәм үткәрүдә зур тырышлык куйган класс җитәкчесе Наталья Гарифуллинага, Артур һәм Регина Мөхәммәтшиннарга барлык ата-аналар исеменнән зур рәхмәт.
Лиана Габидулина

Нет комментариев