Чәйне дөрес саклагыз
Чәй яхшы саклансыз дисәгез, берничә киңәшне исегездә тотыгыз.
Аны пластик банка, кәгазь яки целлофан пакетта түгел, ә фарфор, пыяла яки фольга савытта сакларга кирәк.
Чәйне караңгы урынга куярга. Чөнки, кояш нурлары андагы ферментларны тарката, файдалы үзлекләрен киметә.
Әгәр чәйне тәмләткечләр янында тотсагыз, ул бик яхшы абсорбент булганлыктан, ят исләрне тиз сеңдерер.
Кибеттән сатып алганда, төрле кушылмалы чәйләрне алмаска тырышыгыз. Анда җиләк, җиләк-җимеш урынына күп вакыт хуш исләндергечләр салына.
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев